Тургай. Фоат Садриев

Читать онлайн.
Название Тургай
Автор произведения Фоат Садриев
Жанр Книги для детей: прочее
Серия
Издательство Книги для детей: прочее
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03777-8



Скачать книгу

ишегалды уртасында чирәмгә тезләнеп КамАЗ машинамны йөртеп маташканда, артымда чытырдаган тавыш ишетелде. Борылып карасам, үзебезнең койма өстеннән урамга ук асылынып торучы шомырт агачы артымда басып тора.

      – Әстәгъфирулла! – диде әбисе, күзләрен чет-чет йомып.

      – Шуннан, шуннан? – диде бабасы, аны ныграк кочаклап.

      – Шуннан бу кулым ягында гөж иткән кебек булды. Борылсам – әнә теге иң олы алмагач болдыр янына килеп баскан. Ныгытып карасам – карлыган, чия, слива, груша агачлары уратып алган. Бөтенесе акрын гына чайкала, «син безне яратмыйсың, безнең янга сирәк киләсең, без сиңа үпкәлибез» дип шаулашалар.

      – Авызлары бармыни шулай әйтергә? – дип сорады әбисе үтә дә кызыксыну белән.

      – Авызлары юк. Күзләре дә юк. Яфраклары шулай дип шаулый.

      – Син бит инде аларга гел су сибеп торасың, улым. Ник зарландылар икән?

      – Аларның иркәләр кешесе юк бит. Шуңадыр.

      – Хак әйтәсең, – диде бабасы. – Моннан соң үпкәләтмәссең инде син аларны, яме?

      – Агачлар нишләп йөри алмый икән ул? – диде Тургай, әле әбисенә, әле бабасына карап.

      – Алар җирдән аерылса үлә шул, улым, – дип, бабасы сүзне йомгаклап куйды.

      – Аларның сөйләшәсе дә килә, – диде Тургай, авыр сулап. – Мин гел сизеп торам аларның чакырганын…

      Ишегалдын яңгыратып, Баһадир ике мәртәбә «кикри-и-и-күүк!» дип кычкырды. Тургай шортысын киеп, аның кесәләренә кичтән үк салып куйган әйберләрен барлады, букчасын алды да ишегалдына юнәлде. Ул болдырда күренүгә, казлар, тавыклар бәбкәләрен, чебешләрен ияртеп, дәррәү аның каршына йөгерешеп килделәр. Тургай аларга бармак янап сабыр итәргә кушты да оясы янында бөтерелүче Акбай янына килде һәм зур ипи кисәге каптырды, алдына сөяк-санак, пешкән бәрәңге салды. Аннары койма буенда җыелган бәбкәләргә җим бирде, арырак торган улакка тавык-чебешләргә ярма сипте. Ул арада, кара, сары, көрән каурыйлары бөгәрләнеп торган койрыгын һәм кызыл кикриген селкетеп, Баһадир да килеп җитте. Ул башын туктаусыз боргалый, гөлҗимеш чәе төсле кызгылт күзләре ялык-йолык килә, үзе тавыкларга, чебиләргә гел эндәшкәләп кенә тора. Баһадир чит-ят тавыкларның хәлен белергә дип урамга чыгып киткән чакларда, Тургай юри генә ул булып дәшкәләп карый. Чебиләр аңа дәррәү буйсыналар, олы тавыклар гына аптырашып карап торалар. Баһадир бик усал. Әбисе гел кисәтеп тора, күзеңне чукымасын, ди. Беркөн Тургай иренеп такта сарай буена утырган гына иде, йомшак җиренең авыртуына ничек сикереп торганын сизми дә калды. Башын такта ярыгыннан гына тыккан да – «шалт» томшыгы белән! Аның томшыгы әтисенең тимерчыбык өзә торган гүпсиеннән ким түгел. Канап чыкты. Әбисе белән бабасы өф-өф итеп йод тигергәч кенә туктады каны. Шулай да аңа үпкәләмәде Тургай. Ярамый торган урынга утырмас үзе. Баһадир тәртипне нык саклый. Тыңлаусыз тавыкларны тузаннар туздырып куа, тотып канатлары белән кыйнамыйча туктамый. Акбай да, ул килә башласа, койрыгын бот арасына кыстырып, оясына чигенә. Бәләкәй чагында аны Баһадир тәгәрәтә-тәгәрәтә канатлары