Название | Тургай |
---|---|
Автор произведения | Фоат Садриев |
Жанр | Книги для детей: прочее |
Серия | |
Издательство | Книги для детей: прочее |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03777-8 |
Куян һәм тиен күчтәнәче
Шунда кесә телефоны матур көен сузды. Әтисе икән. Гадәттәге соравын бирде:
– Улым, даруларыңны эчтеңме?
– Эчтем, әтием.
– Ашадыңмы?
– Ашадым.
Әтисенең көлгәне ишетелде:
– Алдашасың бит.
– Әзрәк сөт эчтем, – диде Тургай.
– Башыңның авыртуы кимиме?
Тургай бусына ни дип җавап бирергә дә белмәде. Шуңа күрә сүзне икенчегә борды:
– Син кайда?
– Җәй көне әниеңнәр белән җиләк җыйган аланда әле мин.
– Әләй! – гаҗәпләнүдән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. – Урмандамыни?!
– Әйе.
– И, матурдыр анда, әтием. Әйеме?
– Бик матур, – диде әтисе. – Бөтен җир ап-ак кар астында. Җиләкләр дә, чәчәкләр дә, күбәләкләр, бөҗәкләр дә кар юрганын ябынып йоклыйлар. Юрганнары кояшта җем-җем итә. Алан уртасындагы теге чыршының ботакларына калын булып кар яткан.
– Их, күрергә!.. – диде Тургай, торып утырып.
– Иң элек терел, терелгәч күрсәтермен, улым.
Тургайның йөрәге Шаянныкы кебек кызу-кызу тибәргә тотынды. Ул, кулларын баш астына салып, күзләрен йомды. Җиләккә барган ул көнне исенә төшерде. Әтисе әйткән алан тулы чәчәк, чәчәктән чәчәккә кунып очучы төрле-төрле бөҗәкләр, бал кортлары, быжаннар, төклетуралар гөжләп тора иде. Тургайны иң кызыктырганы күбәләкләр булды. Алар шундый күп иде. Йә үләнгә, йә чәчәккә килеп куналар, әллә нинди бизәкләр төшкән канатларын җәеп күрсәтәләр. Инде якынаеп тотып алыйм дип кулыңны сузганда очалар да китәләр. Аларны куа торгач, ул хәлдән таеп беткән иде. Ә күпме җиләк җыйдылар, туйганчы ашадылар. Тургай үзеннән дә биек әллә нинди чәчәкләр күрде, аларны сөйде, иреннәре белән үпте, мине онытмагыз, диде. Алан уртасында үскән чыршы күләгәсенә утырып чәй эчтеләр. Тургай менә шушылай үләнгә чалкан яткан килеш аның очына шаккатып карады. Болытлар янында ук иде аның очы. Болытларның акрын гына чыршының очына тиеп каядыр киткәннәрен карады. Бервакыт аяк балтырын нидер чеметтереп алды. Балак эченнән үрмәләп кереп, кырмыска тешләп алган булган икән. Ныклабрак карагач, Тургай үлән араларында әллә нинди бөҗәкләр – чикерткәләр, кырмыскалар, коңгызлар, үрмәкүчләр мыжлап торуын күрде. Чәй эчкәннән соң, Тургай җиләк җыймады, җиләкне әнисе белән әтисе җыйды. Ул, үләнгә сузылып ятып, шул бөҗәкләрне учына салып, аларны үлән сабакларына, яфракларга үрмәләтте, кыланмышларын карады, нишләп син мондый булдың, дип һәрберсеннән сорау алды. Ниндиләре генә юк икән аларның! Эреләре-ваклары, яшелләре-көрәннәре, суалчанга охшаган озынчалары, борчак шикелле түгәрәкләре, әтисенең тимер басып яньчегән кара тырнагы төслеләре, канатлылары-канатсызлары, таш кебек катылары, бармак белән басуга, ямь-яшел булып сытыла торганнары, кызыл башлылары, кара башлылары, озын мыеклылары-кыска мыеклылары, бөтенләй мыексызлары, койрыклылары-койрыксызлары… Сыртына салгач