Офыкларга карап… = Гляда в даль. Кадыйр Сибгатуллин

Читать онлайн.



Скачать книгу

дуслыгы сугыштан ук килә: чолганыштан үзара ярдәмләшеп чыгып, үлемнән котылып калалар. «Икесенең берәр кулы җитми…/ Өченченең аяк бер генә». «Инвалидлар булып кына түгел, / туганнар да булып кайтканнар». Уен-көлке сөйләп, гөр килеп мунча керүләренә барысы да күнегеп беткән булалар. Әмма көннәрдән бер көнне аяксыз инвалид мунчага килми… Сыңар куллы икәү үзалдына уйланып, дәшми-тынмый гына юыналар, каен себеркесенә кул да тигезмиләр. «…Кеше дә күп, мунча тынып калды, / ләүкә хәзер – матәм почмагы». Тагын җан сызлануы, шагыйрьнең күңеле сыктап елый.

      Чаллыга күчеп килгәч иҗат ителгән «Хыял» поэмасы шагыйрь иҗатының өченче чорында аерым бер урын тота. Иҗатның өченче чоры дигәндә Кадыйр Сибгатуллин шигъриятенең шәһәр дәвере күздә тотыла. Шәһәр рухы шагыйрь күңеленә ят булып кала.

      Ә шулай да сагынам мин,

      ямансулыйм кичләрен:

      Калгандыр качып авылда

      иң мөкатдәс хисләрем…

(«Шәһәргә»)

      1986 елда басылып чыккан «Хыял» китабында шагыйрьнең уй-хисләре төрле параллель яссылыкларда бәргәләнә. Бер карасаң, шигырьләрендә гаҗәеп шатлыклы мотивлар өскә чыга: «Бәхетеңне әгәр шәйләмәсәң, / син язлардан сора. / Мин ышандым быел: безнең гомер / гел язлардан тора!» Икенче карасаң, кешелек кайгы-хәсрәттән, гаять зур сынаулардан әле арына алмый, җирдә оныкларның киләчәген куркыныч астына куйган хәлләр булып кына тора.

      – Бетте! – диеп бүген кем әйталсын! –

      Бер көне юк дошман атмаган.

      Без сугышка күптән киткән идек,

      без сугыштан әле кайтмаган…

(«Без сугышта һаман»)

      1980 елда Чаллыда Татарстан язучыларының төбәк оешмасы ачыла. Шагыйрь эшчәнлеген һәм иҗатын тагын да активлаштыра. 1984 елның сентябрь аеннан 1991 елның августына кадәр ул Татарстан Язучылар берлеге матур әдәбиятны пропагандалау бюросының Чаллыдагы вәкиле булып эшли. Сиксәненче еллар ахырында илдә барган үзгәрешләр шагыйрьне тагын да җилкендереп җибәрә. Ул үзгәртеп коруга күп өмет баглый. Бу хактагы уйлануларын шигырьгә генә түгел, публицистик рухтагы язмаларына да теркәп калдыра. «Үзгәртеп коруны кемнәрнеңдер уйлап тапкан, берәр яңалык ясыйм әле дигән эше дип санамыйм мин. …Мине башка нәрсә борчый. Кеше рухының, кеше күңеленең ничек үзгәрүе. Бүген әле мин андый үзгәреш сизмим. Әгәр без кеше күңелен үзгәртеп кору турында җитди сүз алып барабыз икән, шагыйрьне үзгәртеп кору турында сөйләшергә тиеш түгел. Шагыйрь үзе кешене үзгәртү өчен туган, шуңа хезмәт итә, заманасы белән бернәрсә дә үзгәртә алмыйча үлеп тә китә. Менә шушыңа дучар итмәсен иде».

      «Инану» китабы (1988) шагыйрьнең өченче чор иҗатын тәмамлап куя. Китапка эчке рецензияне таләпчән М. Шабаев яза. К. Сибгатуллинның татар поэзиясенең үзәгендә кайнаучы шагыйрь икәнен күрсәтеп, иҗатын уңай бәяли: «Кадыйр – иленә, халкына җаны-тәне белән бирелгән шагыйрь. …Анда (китапта) шагыйрьнең тулы иҗат биографиясе. Кызыклы эчтәлекле биография». К. Сибгатуллин иҗатының дүртенче чоры тулысы белән үзгәртеп кору