Название | Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр |
---|---|
Автор произведения | Адлер Тимергалин |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2014 |
isbn | 978-5-298-02800-4, 978-5-298-02801-1 |
Яки менә Горький шәһәренә сөрелгән академик Сахаров. Үзе берәр яры чыгып китү белән, аның өендә тентү үткәреп, язмаларын оятсыз рәвештә алып китә торган булганнар. Боларны без «радиоавазлар» дан ишетеп белә идек.
Ишек ачкычы Галия ханымда гына булгач, шик аңарга да төшә. Һәрхәлдә, йозакның Галия ханымдагы ачкыч белән ачылган булуы ихтимал. Бәлки, ул аны урлаткандыр? Яисә үз кулы белән тапшыргандыр? Кемгә?
Мин хәтта шофёр Акулов вариантын да исәптән чыгармадым. Бу бәндә, үч итеп, Азат фатирында компромат эзләргә мөмкинме-юкмы? Ул бит моның өчен кеше дә яллый ала.
Янә килеп, Азат Сәйдәшевне Көнбатыш Германиядән буш кул белән кайтмагандыр, өлешкә керсәк тә гөнаһ булмас дип уйлаучылар табылырга бик мөмкин. Аның пөхтә һәм безнең халык карашынча купшы киенүе, хәтта иңенә аскан биш-алты молнияле сумкасы да күзне кызыктыра ич. Ул чагында каракны беренче чиратта алтын әйберләр һәм акча кызыксындырырга тиеш. Ләкин мондый карак сәгать эчен актарып маташырмы? Нигә маташмасын? Әгәр вакыты җитәрлек икәнен белсә, иркенләп, ашыкмый-кабаланмый эзләячәк ул. Әйтик, төн уртасына кадәр фатирда кеше юклыгын күзәтеп торсалар, төнге уникедән соң хуҗаның кайтып керү ихтималы юк чамасында.
Күршеләр кем? Ниндирәк кешеләр? Моны Азат тәгаен генә әйтә алмады. Ул беренче каттагы ике күршесен генә якыннан белә, йомыш белән кергәннәре бар. Берсе мөлаем елмаючан керәшен хатыны, подъездны Азат чираты булганда да юып чыгара икән. Янәшәдәге ике бүлмәле фатирда пенсиядәге укытучылар – карт белән карчык яши. Урамга чыксалар, култыклашып түгел, җитәкләшеп йөриләр. Йөрәкләргә сагыш өсти торган борынгы эчкерсезлек, самимилек, гаделлек өлгеләре. Педагогларны бөтен квартал белә, бу аерылмас парга һәркем әллә кайдан сәлам бирә…
Без, ике һәвәскәр «детектив», ышанычлы нәтиҗәгә килә алмадык алуын, ләкин каракның гади бер мужик түгеллеге, ифрат сак, үзенчә пөхтә һәм зыялы булуы шиксез иде. Ә сәгатьне артык дөресләп куюга килгәндә, бер генә адәм баласы да хатадан хали түгел. Күрәсең, мондый «эштә» тырышлыкның да чиге булса әйбәттер. Шуңа күрә эшләребез тәмам көрчеккә терәлде дип әйтмәс идем.
Галия ханым кайткач, Азат кайбер нәрсәләрне ачыкларга тиеш булачак. Ә хәзергә ул берни булмагандай эш итәргә, шау-шу кубармаска, үзенең планы буенча Татарстан табигатен сәйран кылып йөрергә