.

Читать онлайн.
Название
Автор произведения
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска
isbn



Скачать книгу

Хрущёвны чакыралар. Хрущёв кайта һәм үзенең төшерелүен ишетә. Аның кылганнарын исәпкә алсак, мәтәлеп төшүенең очраклы булмаганы аңлашыла. Ләкин Л. Брежнев та аның урынында әллә ни майтара алмады кебек…

      Ярар, инде үзебезнең хәлләргә күчик.

      Үтә үзенчәлекле ракеталар гаскәрләрендә безгә бүтән төп вазифалардан тыш гаять мөһим бурыч йөкләнгән иде – хәрби серләрне саклау. Безгә дүртенче курста ук махсус бүлек аша „ике нульле“ яшерен эшләргә ЛенВО хокуклар юллаган иде. Миңа да, шул махсус бүлек тикшерүе иләгеннән үткәч, андый хокук кәгазе бирелде һәм ул „Шәхси эшемә“ теркәлде. Аның номерын яттан белергә кирәк иде. Мәскәү штабына яки уку үзәгенә командировкага җибәргәндә, аны юлламага ук язалар иде.

      Ярый әле минем нәсел тамырымны тикшергән чакларында Атабай авылының Шурасында мәрхүм Хәсән бабамның бертуганының улы рәис булып утырган. Ул тиешле язуны запрос булуга башкарып җибәргән… Рәхмәт инде! Бәхетем бар икән.

      Моның белән генә эш төгәлләнми әле. Хәрби серләрне ычкындырмаска вәгъдә кәгазенә кул куйдырттылар. Ә   инде ычкындырасың икән, ул кәгазьдә УК статьясы да күрсәтелгән! Янәсе, белеп тор ничә елга утыртуларын яки атуларын! Ләкин илгә хыянәт итү беребезнең дә уена да килмәгәндер. Киресенчә, шикләнеп кул куйдыртуларына нәфрәт хисе дә кузгала иде. Атам-анам хыянәт итмәгәнне, ничек инде миңа ышанмаска?

      Әле шул подпискаларны кабат дивизия яки корпус штабына кергәндә һәм бүтән частьларга күчергәндә дә алалар иде. Ансыз бер йомышың да тәмамланмый иде. Ел саен диярлек махсус анкеталар тутырталар, анда һәр туганыңның кайда яшәгәнен яки эшләгәнен күрсәтү таләп ителә. Хәтта энем Әдһәмнең кайда һәм ничәнче зиратта җирләнгәнен дә!..

      Ә инде конкрет хәрби оешмада хезмәт иткәндә, сурәтле пропускасыз беркая да йөреп булмады. Пропускта нинди бүлекләргә керергә рөхсәт ителүе махсус тамгалар белән билгеләнә иде. Яшермим, мин анда керергә атлыгып тормадым. Анда эшләүчеләрнең нурланулары да җиткән! Алар да „кыямәт яки тәмуг утыннары“ янына үз теләкләре белән кермәгәннәрдер. Болай да зарарлы матдәләр җитәрлек иде. Тупикларга тимер юл цистерналары белән ракета ягулык-окислительләрен кертә башладылар. Противогазсыз яннарына килерлек түгел…

      Ә инде урман эчендәге яңа корылган ябык шәһәрчеккә күченгәч, без генә түгел, хәтта гаилә әгъзаларыбыз да пропусксыз керә дә, чыга да алмадык. КПП аша автобустан төшеп, берәмтекләп үтәргә кирәк иде. Берәр туганыңны кунакка чакырасың килсә, бер айга алдан гариза язарга кирәк булды. Алманнарның „СС“ үрнәгеннән алынган пропуск кагыйдәләре бигрәк кырыс һәм алҗытып бетерәләр иде. Шәһәрчеккә кергән юл өсләрендә шлагбаумнар һәм сакчылар. Тирә-юнь чәнечкеле тимер чыбык белән кат-кат әйләндереп алынган, ә ракета комплекслары өстәмә электр челтәре белән дә уралганнар. Кагылсаң – беттең! Ул гына да түгел, кайбер җирләрдә яшерен миналар күмелгән. Билгеләнгән юллардан гына йөрергә туры килә. Ләкин бетон саклыкларга да карамастан, серләр ачыла, хәтта АКШка кадәр барып җитәләр! Хәрби стройбатлар башкарган