Ата күңеле балада… (җыентык). Фарсель Зыятдинов

Читать онлайн.
Название Ата күңеле балада… (җыентык)
Автор произведения Фарсель Зыятдинов
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03523-1



Скачать книгу

формалашкан үзенчәлекле бер хис икәнен дәлилли. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тулы язмасы музей стендында Хәсән Туфан язмасы белән янәшә генә урын алган. Алардан соң Наҗар Нәҗми, Саҗидә Сөләйманова, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хөсәен һәм башка әдипләрнең, шагыйрьләрнең мәкаләләре, истәлекле язмалары дәвам итә.

      Без Мөдәррис Әгъләмов турындагы «Әгъләмисина» дигән әлеге бәянда татар әдипләренең истәлекләрен тулысынча китерүне максат итеп куймадык. Биредә бары тик музейда урын алган истәлекле язмаларның күренекле шагыйрь иҗатына турыдан-туры кагылганнарын, аларның да күңелдә җылы хис уята торган яки нинди дә булса яңалык алып килгән урыннарын гына китерергә булдык. Ә ул истәлекле язмалар белән укучы музейда – Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов укыган Түбән Биш мәктәбендәге музейда таныша ала. Бу яктан караганда, Аяз Гыйләҗевнең уй-фикерләре игътибарга лаек:

      «Мөдәррис Әгъләмов саз каены кебек як-якка чайкалмады, беренче адымнарыннан ук үзенең барыр юлын дөрес билгеләде, ялгышмады, – дип яза ул. – Чөнки ул – табигать баласы. Табигать аның дүрт санын төгәл итеп яраткан, имгәтмичә үстергән, саклаган. Ул үзенә һәм халкына мөрәҗәгать итәрлек үтемле, хак сүзләр сайлады… һәр ымы, һәр ишарәсе белән халык күңеленә үтеп керергә тырышты. Авторның шигъри юллары – аның риясызлыгына, намуслы, кешелекле булуына мисал. Бер-ике сүз Мөдәррис үзе дә әйтсен әле:

      Агачларның төсе алтын-сары,

      Тик җилбәгәй нарат яшел бары.

      Эленеп торды офык читләрендә

      Торналарның соңгы тавышлары.

      Кемгә кадерле без, кемгә кирәк,

      Яшәү серләренә кем өйрәткән?!

      …Без һәммәсен алдык табигатьтән.

      Бу – чын Мөдәррис Әгъләмов. Табигать баласы булып яратылган, җирдән-күктән дәрт-дәрман алган, Аллаһы Тәгаләдән талант иңгән. Мөдәррис Әгъләмов бу кара елларда да үз тавышына хыянәт итмәде, үзе яшәгән чорда татарның җанын ачарга, адашканнарга туры юл күрсәтергә, өметсезләргә кул бирергә, үксезләргә җылы өләшергә омтылды».

      Балачак мизгелләре

      Балачак мизгелләре аның гомер юлдашы, юанычы, куанычы булып үзе белән янәшә киләчәккә атлады, яңадан-яңа шигырьләрендә урын алды. Бер кыска гына шигырендә шагыйрь үзенең ятим бала чагын тулы бер образ итеп күз алдына китерә, аны башыннан сыйпап юатырга тели:

      Башыңнан сыйпап юату

      Иде юкса уем.

      Үреләм еллар аркылы,

      Үреләм, җитми буем…

      Шушы дүртьюллыкта да шагыйрь үзенең ятим бала чагын шундый оста итеп күз алдына китерә ки, сокланмый кала алмыйсың…

      …Талант иясе Мөдәррис кайда гына булса да: дуслары, якын күргән кешеләре янындамы, студентлар тулай торагындамы, үзе яши торган Социалистическая урамындагы йортта хәләл җефете янындамы, әйе, кайда гына булса да, ул туган авылын, бала чагын исеннән чыгармады…

      Безгә бер килүендә мин аңардан:

      – Зәй якларында Бистебашка кайтканың бармы соң? – дип сорадым.

      – Мин ул авылдан түгел, – диде ул, кырт кисеп. – Мин Биш Субашы