Ата күңеле балада… (җыентык). Фарсель Зыятдинов

Читать онлайн.
Название Ата күңеле балада… (җыентык)
Автор произведения Фарсель Зыятдинов
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03523-1



Скачать книгу

үтеп баручы бер агайга эндәште:

      – Гафу итегез, Әбүзәр абыйларның йорты моннан еракмы?

      – Килеп тә җиткәнсез инде. Менә шушы йортта яши ул, – диде үтеп баручы, каршыдагы йортка күрсәтеп. – Шагыйрь Мөдәрриснең туганы ул – Әбүзәр абый. Студент елларында еш кайта иде кунакка Мөдәррис аларга.

      Әбүзәр абый безне ачык йөз, җылы сүз белән каршы алды:

      – Рәхим итегез, күптән инде кунаклар булганы юк иде, аягыгыз җиңел булсын! – диде ул һәм, миңа борылып: – Ә-ә-ә, бакчачыны да күрергә насыйп булган икән. Мин сезне бик яратып тыңлыйм. Фарсель буласыз бит сез, шулай бит. Бер кайтуында Мөдәррис таныштырган иде сезнең белән. «Яңа гасыр» телевидениесен караганда. Улыгыз ни хәлдә соң? Армиядән инвалид булып кайткан улыгызны әйтүем…

      – Рәхмәт искә алуыгыз өчен. Сез аны каян беләсез соң, Әбүзәр?

      – Шул инде Мөдәррис таныштырды. Шулай беркөнне ул кунакка кайткач, телевизор карап утырабыз. Сез сөйли башладыгыз. Үзегезнең бакчадан күрсәттеләр. Шулвакыт Мөдәррис таныштырды сезнең белән һәм гаиләгез белән. Сүз иярә сүз чыгып, Мөдәррис сезнең улыгыз турында да сөйләп китте. Аның белән сөйләшеп, серләшеп утырулары турында бигрәк тә бирелеп сөйләде. Нигәдер бик ярата кебек тоелды ул аны, ягъни улыгызны.

      – Игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт. Дөрес тотып алгансыз. Мөдәррис минем улымны, чынлап та, ярата, үз итә иде. Ул безгә еш килә иде, очрашсалар, серләшеп туя алмыйлар иде. Әмма Айваз улым да юк шул инде, Мөдәррис абыйсы янына, яраткан шагыйрь абыйсы янына күчте. Бик тә сагынам улымны, Әбүзәр.

      Һаман көтәм әле сине, улым,

      Күзләремнән яшьләр коела…

      Раббым кушып, иртә таңда

      Кайтып керерсең күк тоела.

      – Ни эшлисең, ни эшләсәң дә кайтарып булмый шул инде, бер киткәч, урыны оҗмахта булсын! – диде Әбүзәр, кайгымны уртаклашып…

      Минем күңелем тулды, күз яшьләрем өстәлгә тәгәрәп төшкәнен дә сизми калдым…

      …Урамнарга чыксам, көн дә сине

      Яшьләр арасыннан эзлимен.

      Җир астыннан юллар юк шул,

      Никтер һаман шуны белмимен.

      Бераз бүлмә тынып калды. Тынлыкны Филүс бүлде:

      – Әбүзәр абый, – диде ул, – хәзер Мөдәррис укыган мәктәптә аның музее бар дигәннәр иде. Сезнең анда булганыгыз юкмы? Чынлап та, бармы андый музей?

      – Бер кереп чыккан идем… Әмма мин анда Мөдәррис турында бернәрсә дә күрмәдем.

      Шулчак әңгәмәгә Әбүзәрнең Чаллыдан кайткан якын туганы Мөнир Галимов кушылды. (Әбүзәр аны без килгәч дәшеп кергән иде.)

      – Әлегә мәктәптә бернинди музей да юк, – диде ул. – Күптән түгел булдым мин анда. Мәктәп мин эшләгән елларга караганда да хәлсезрәк хәзер. Түбәсе җимерелеп, тишелеп беткән, яңгыр яуса, бина эченә туктаусыз су ага, почмак саен чиләк тора. Аңа иң элек әйбәт ремонт кирәк, шуннан соң гына аны музей итү турында сүз булырга мөмкин, – диде ул елларда хат ташучы булып эшләгән Мөнир Галимов. – Мөдәррис белән без урамда еш очраша идек. Бервакыт шулай йортлар буйлап хат таратып йөрим… югары очтан миңа каршы Мөдәррис килә. Костюм сәдәпләрен