Название | Ике роман (җыентык) |
---|---|
Автор произведения | Әхәт Сафиуллин |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-5-298-03034-2 |
Раевский – миссионер!
Явыз Иван Казанны алып, ханлыгын җимергәннән соң башланган бүтән диндәге һәм мәҗүси халыкларны христиан диненә кертү сәясәте эзлекле рәвештә дәвам итте. Священниклар, поплар, монахлар даими рәвештә алып барган бу чукындыру эше, әллә ни зур булмаса да, барыбер үзенең нәтиҗәләрен дә бирә торды, әлбәттә. Шул чор эчендә Казан епархиясендә урыс динен кабул иткән башка диндәге иноверецлар саны егерме меңгә җиткән иде.
Башка диндәге халыкларны христиан диненә тарту ни өчен кирәк соң? Чөнки бу эш патшалар тарафыннан да, православие диненең югары даирәләре тарафыннан да баштан ук Русия дәүләтчелеген ныгыту чарасы дип кабул ителде һәм шуңа күрә гомум дәүләти эш булып саналды. Янәсе, күпмилләтле һәм күп динле Русиядә бер генә – христиан дине генә булырга тиеш! Дөрес, Пётр I патшалык иткән заманнарга инде, бик күп санлы булмасалар да, христианлаштыру сәясәтенә бик авыр бирелә торган татар-мөселманнар арасында да чукындырылган авылларда яшәүче керәшеннәр барлыкка килгән иде.
Ләкин төрле диндәге халыкларны христианлаштыру эше хакимият һәм чиркәү уйлаганча шома гына бармады, бу юлда һәрдаим төрле каршылыклар очрап торды: һәр халык үз динен, үз милләтен саф килеш сакларга тырышты, чөнки алар, христиан диненә күчкәннән соң, үз диннәрен югалтып кына калмыйча, тора-бара милләт буларак та урыслар арасында эреп югалуларын яхшы аңлыйлар иде. Шуңа күрә христиан динендә булмаган башка халыкларны чукындыру эше бик акрын темплар белән барды, һәм мондый адым патшаларны да, православие дине эшләре, шул исәптән башка халыклар арасында христианлыкны тарату белән шөгыльләнүче Патриарх идарәсе хезмәткәрләрен дә канәгатьләндерә алмады. Моны истә тотып, тәхеткә утырган һәр урыс патшасы әледән-әле бу мәсьәләгә әйләнеп кайта, бу изге эш турында һаман саен искәртеп, чукындыру эшен җанландыруга юнәлтелгән указлар чыгара торды.
Патша Пётр I дә 1713 елда бу мәсьәләгә кагылышлы указ чыгарды. Аның буенча мөселман-татарлар арасында күренекле урын тоткан, укымышлылыклары белән аерылып торган морза-кенәзләр ярты ел эчендә мәҗбүри рәвештә христиан динен кабул итәргә һәм чукынулары белән моны ныгытып, раслап куярга тиеш булдылар. Бөек Пётр бу өлкәдә эшне кайдан башларга кирәклеген бик яхшы чамалады. Аның уенча, татар халкының күренекле кешеләре урыс динен кабул итә икән, алар артыннан башкалар, ягъни гади халык та иярергә тиеш. Патша указы исә, – әлбәттә, бернинди сүзсез үтәлергә тиешле закон! Шулай итеп, морзалар, шушы указга буйсынып, ирексез рәвештә христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булдылар, чөнки алар ирекле рәвештә чукынмасалар, шушы указ нигезендә, аларның милке дәүләт тарафыннан тартып алынырга тиеш иде. Ә кемнең үз байлыгыннан шулай ансат кына колак кагып, чабата киеп йөрисе килсен? Морзалар чукынырга мәҗбүр булдылар, һәм, вакытлар үтү белән, алар токымы-буыныннан урыс дәүләте файдасына куйган хезмәтләре, батырлыклары белән исемнәре Русиядә генә түгел, башка дәүләтләргә дә билгеле булган зур