Название | Дөнья матур татар телендә шигырьләр |
---|---|
Автор произведения | Гүзәл Идрисова |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 0 |
isbn | 9785006589292 |
Язмышың матур язылыр,
Уйларың булса изгелектә.
Качма да, яшеренмә дә,
Тыныч булсын сулышың.
Сокландыр бар халыкны,
Балкып торсын тормышың.
Россия халкы түземле
Салкын булса да, кышны
Сагынып, көтеп алабыз.
Ап – ак карлар яуса,
Яктырып китә дөньябыз.
Җылы кием киябез дә,
Йөгереп чыгабыз тышка.
Кышкы һава саф,
Димәк, бай кислородка.
Энҗе карлар ява,
Күпләп төшә күктән.
Атлауы рәхәт, җиргә
Йомшак келәм җәелгән.
Кояшта пешкән алмадай,
Алсуланып, яна битләр.
Суык чеметеп алса да,
Күтәренке кәефләр.
Кырык градуслы салкын,
Кемдер туңдырма ялап,
Үтеп китсә янәшәдән,
Беркем калмый аптырап.
Кышын өшетә, чыдайбыз,
Җәен интегәбез эссегә.
Россия халкы түземле,
Юк тиңнәр безгә.
Вәгъдәләр бирмә
Зәңгәр күктәге йолдызны
Алып бирермен димә,
Синең өчен хәтта
Айга менәрмен димә.
Диңгез төбенә төшеп,
Энҗе эзләрмен димә.
Биек кыя башыннан
Эдельвейс өзәрмен димә.
Сиңа гына багышлап,
Җырлар язырмын димә.
Синең өчен ташкынга
Сикерергә әзермен димә.
Мин сиңа дөньяны
Бүләк итәрмен димә.
Галәмнең бар байлыгын
Алдыңа салырмын димә.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Җылы телим күңелемә.
Тик янымда бул һәрчак,
Яратып кара күзләремә.
Мичтә пешкән көлчәләр
Мөрҗәдән төтен чыга,
Димәк, ягылган мичләр.
Көлчә белән сыйлап,
Ипи пешерә әниләр.
Көлчә тәмен авылда
Белә һәр бала.
Ипи пешергән көнне
Зур бәйрәм була.
Утлы күмер өстендә,
Кызган табада ятып,
Нәни көлчәләр пешә,
Кояштай, алсуланып.
Табадан төшкән ризыкны
Көтеп торабыз, түзеп.
Эссе көлчә эләктергәч,
Суытабыз, аңа өреп.
Өстенә каймак ягып,
Тәмләп карыйбыз.
Искиткеч шәп,
Шатланып ашыйбыз.
Самовар җырлап утыра,
Әниебез ясый чәй.
Хуш исләр тарала,
Мичтә өлгерә ипекәй.
Мичтә пешкән көлчәләр
Кибеттә сатылмыйлар.
Эх, еракта калды инде
Бәхетле бала чаклар.
Рәхәт яши беләбез
Үәт, заманалар килде,
Тагын нәрсә күрербез?
Ашарга пешерәсе килми,
Рәхәт яши беләбез.
Зур тартмага салып,
Өйгә китереп бирәләр.
Җаның нәрсә тели,
Мөһим түгел бәяләр.
Элек мич ягарга
Утын кисеп интеккәннәр.
Хәзер газ да, ут та бар,
Ә