Дөнья матур татар телендә шигырьләр. Гүзәл Идрисова

Читать онлайн.
Название Дөнья матур татар телендә шигырьләр
Автор произведения Гүзәл Идрисова
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 9785006589292



Скачать книгу

p>Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

      Кереш сүз

      Кадерле дуслар!

      Дөнья искиткеч матур. Гүзәллекне тик күрә белергә кирәк. Ә иң мөһиме – җир шарында беркайчан да сугышлар булмасын! Тыныч тормышта, иркен сулап, дус яшәсәк, бәхет һәм шатлык белән тулыр күңелләр. Оҗмах рәхәтлеге кичереп, Ходайга рәхмәтле булып, яшик җирдә, дуслар!

      Балалар бакчасы

      Балалар бакчасына көн дә

      Мине итеп куялар.

      Түзеп тор инде, дип,

      Яратып алгач, калдыралар.

      Кадерле кешеләрем

      Һәрчак ашыгалар.

      Әтинең дә, әнинең дә,

      Мөһимерәк эше бар.

      Елар идем, яшем чыкмый,

      Кычкырсам, оят кешедән.

      Барсы мине күзәтә

      Ачык калган ишектән.

      Зур адымнар белән

      Кереп китәм бүлмәгә.

      «Мин килдем, каршылагыз,

      Әйдәгез, уйныйк бергә!».

      Уен артыннан уен,

      Бәләкәчләр күп, күңелле.

      Барлык хәсрәтләремне

      Мин оныттым, шикелле.

      Рәхәтләнеп йокладык,

      Тәмле итеп, сыйлангач.

      Рәхмәт барысына да,

      Безне яхшы карагач.

      Бик озак түздем,

      Сагындым әти – әнине.

      Вакытны белмим шул,

      Өйрәнмәдем әле сәгатьне.

      Кинәт, ишек ачылды,

      Әнине күреп калдым,

      Биш көн күрмәгәндәй,

      Кочагына ташландым.

      Иртәгә нәкъ шундый

      Көн янә кабатлана.

      Зурларча тормыш

      Менә шулай башлана.

      Серле курчаклар

      Балалар бакчасыннан

      Без өйгә таралышкач,

      Ни эшли икән курчаклар,

      Үзләре генә калгач.

      Сүз дәштереп булмый,

      Тыйнаклар инде бигрәк.

      Эх, төнлә барып,

      Күзәтәсе иде әзерәк.

      Мөгаен, пыр тузып,

      Кычкырышып, йөгерәләр.

      Бездән күреп, шым гына,

      Мөгаен, барсын өйрәнәләр.

      Без иртән килүгә,

      Акыллы итеп утырып,

      Бер ни дә булмагандай,

      Кинәт калалар тынып.

      Егылсам, еламыйм

      Дуслар белән уйнарга

      Ашыгып йөгергәндә,

      Очып, барып төшәм,

      Тагын яра тезләрдә.

      Мин, егылсам, сиздермим,

      Бик килсә дә еласы.

      Бәлки, мине тәрәзәдән

      Күзәтәдер берәйсе.

      Бер ни булмагандай,

      Җайлап кына басам.

      Аркамны туры куеп,

      Мин алга барам.

      Тирән мәгънәле сүзләрне

      Үскәч кенә аңладым.

      Егылу оят түгел,

      Оят, адым ясамасаң.

      Нәни дуслар

      Мин бүген бай

      Миндә кәнфит бар.

      Берәү түгел, бишәү,

      Сыйлыйм сезне, дуслар.

      Беренчесе Айгөлгә,

      Икенчесе Гөлназга,

      Өченчесе Алсуга,

      Дүртенчесе Чулпанга.

      Таратып беттем,

      Бишенчесе үземә.

      Тәмлекәч авызда эри,

      Әй рәхәт күңелемә.

      Хәлең ничек, авылым?

      Авылыма кайттым,

      Эх, шат җырлый күңелем.

      Озак күрешмәдек бит,

      Саумы, ничек хәлең?

      Әй, сагындым үзеңне,

      Төшләремдә күрәмен,

      Бәпкә үләнле тугайдан

      Ялан аяк йөгерәмен.

      Таңнарың, иртәләрең

      Әле дә шулай матурмы,

      Зәңгәр күлеңдә йөзгән

      Аккошларың парлымы?

      Кичен клубтан кайтканда,

      Көлешәме егет – кызлар,

      Гармун моңын ишетәме,

      Тынып калган урамнар?

      Киң иген басуларында

      Гөрлиме комбайннар,

      Җырлап, эштән кайтамы

      Уңган савымчылар?

      Ниләр уйлыйсың, авылым,

      Яхшымы соң кәефең?

      Авыл яме кешеләрдә,

      Алар