Название | Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын |
---|---|
Автор произведения | Тагир Нурмухамметов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2013 |
isbn | 978-5-298-02461-7 |
Инде буй җиткереп үсеп беткәч тә, әти миңа: «Поездга бик якын килмә, суырып ала ул», – дип әйтә торган иде. Мин суга чумып та киттем, мойка астына суырылып та кердем. Шулай да мин баш очымда хатын-кызларның кычкырып җибәрүләрен, тып-тып йөгерешкәннәрен тонык кына ишетеп калдым, аннары, башым артка кайтарылган хәлемдә, экрандагыча, кояшлы якты яссылыкта мойканың уелдыкларга бүлгәләнгән кара шәүләсен күрдем. Шуннан инде күзалларым сүнеп китте…
Мин Кабан күлендә суга батучыларны бик күп күрдем. Аларга җан өрдерү өчен ниләр генә эшләп бетермиләр иде. Мөгаен, мине дә шулай иткән булганнардыр. Мин караңгылык эченнән якты дөньяга чыкканда, тирә-якны үз күзем белән күрерлек хәлгә килгәндә, әнием мине сөлге белән ышкып тора иде. Ул мине яткырып та, утыртып та, хәтта бастырып та туктаусыз бөтен тәнемне ышкыды. Мин аның күз яшьләрен дә күрмәдем, акырып елавын да ишетмәдем, тик әле сулары чыгып бетмәгән колагыма аның сызланып ыңгырашкан авазлары гына чалынып-чалынып киткәли иде. Ләкин бер нәрсә аермачык исемдә калган. Әнә шулай шыңшып тәнемне уып торган чагымда, ул кинәт гасабиланып миңа сөлге белән китереп сукты, тагын кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин мин монысында суктырмыйча башымны иеп калдым. Иелеп калдым калуын, тик сандык өстеннән идәнгә егылып төштем. Мүкәләп, гәүдәмне акрын гына турайтып аягүрә басканда, борыным шабыр кан иде. Әнием мине шундук кочагына алды:
– Балам, ике күзем, бәгырь кисәгем… – дип, башымнан да, аркамнан да сыйпый-сыйпый, иркәләү сүзләрен тезеп китте һәм бу юлы инде тыелгысызланып елады. Әниемнең җылы кочагында сөелү, иркәләнүләремне борынымны канатып булса да яңадан кайтарыр идем дә бит, юк шул, булмый, ул еллар үткән, чәчләр агарган. Әниләр безгә чак кына кул тигерсә дә үпкәли идек, авызларыбызны турсайтып дәшми йөри идек. Ә бит мин кемдер тешләп ташлаган юк кына алма өчен дә әниемне кайгы упкыннарына салганмын.
Ул әтисе, ягъни минем бабам вафат булганнан соң, метрикасын төзәтеп, үзен олы итеп күрсәтеп, унике яшьтән үк чуен юлга җир казу эшенә кергән, чөнки сеңелләренең, Шәмсенур апа белән Мәчтүрә апамның, тамагын туйдырырга кирәк булган. Унөч яшендә, ачлык елында, кияүгә чыккан һәм, сеңелләрен дә ияртеп, барысы бергә эшелонга төялеп, ерак Семигә киткәннәр. Анда бер-бер артлы минем кыз туганнарым – үз апаларым туганнар һәм бер-бер артлы өчесе тиң үлеп киткәннәр. Инде дүртенчесенә мин туганмын. Малай да булгач, ничек тә яшәргә кирәк бит инде миңа. Еллар үтеп, үзем дә балалар атасы булгач, дөньяның әчесен-төчесен күп татыгач, хәзер мин болай фараз итәм: бәлкем, әнинең, яшьлеге белән, балалар багуда алай ук тәҗрибәсе дә булмагандыр. Аннары балалар гынамыни – ишле гаиләне нанлы һәм кантлы[1] итү өчен, әти белән бер
1
Казах җирендәтатарлар да икмәкне – нан, шикәрне кант дип йөрткәннәр.