Моабит дәфтәрләре / Моабитские тетради. Муса Джалиль

Читать онлайн.
Название Моабит дәфтәрләре / Моабитские тетради
Автор произведения Муса Джалиль
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03101-1



Скачать книгу

гандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!

Муса Җәлил. 1943, декабрь».(Беренче «Моабит дәфтәре»ннән)*

      «Бу төптә – 33 шигырь.

      Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.IX –1943.XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.

М. Җәлил».(Икенче «Моабит дәфтәре»ннән)

      КЫЗ ҖЫРЫ

      Мин озаттым аны сугышка,

      Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.

      Мин озаттым аны сугышка,

      Мәхәббәтем булсын юлдашы.

      Авыр булды аннан аерылу,

      Ни әйтсәң дә күңел күңел шул!

      Авыр булды миңа аерылу,

      Рәхәт булыр кайткач күрешү!

      Артык аңа барлык бүләктән

      Минем аны сөеп сагынуым,

      Артык миңа барлык бүләктән

      Батырлыгы белән саулыгы.

Июнь, 1942

      ХАТ

      (Җыр)

1

      Сугыштан тынган арада,

      Каләмне манып карага,

            Хат язар идем сезгә.

      Их, кызлар, уңган сеңелләр,

            Хат язар идем сезгә.

      Сез кушып җырга хатымны,

      Телгә алсагыз атымны

            Урамда, өегездә.

      Их, кызлар, уңган сеңелләр,

            Урамда, өегездә.

2

      Без дошманны илдән куып,

      Оясын көл итми торып,

            Өйгә кайтачак түгел.

      Их, кызлар, уңган сеңелләр,

            Өйгә кайтачак түгел.

      Кайтмасак та яныгызга,

      Без булсак җырларыгызда,

            Шатланыр иде күңел.

      Их, кызлар, уңган сеңелләр,

            Шатланыр иде күңел.

3

      Без булсак илнең телендә,

      Дәрт үсә безнең күңелдә,

            Көч арта беләкләрдә.

      Их, кызлар, уңган сеңелләр,

            Көч арта беләкләрдә.

      Ирешербез тиз теләккә,

      Без булсак сезнең йөрәктә,

            Сез безнең йөрәкләрдә.

      Их, кызлар, уңган сеңелләр,

            Сез безнең йөрәкләрдә.

Июнь (?), 1942

      КИЧЕР, ИЛЕМ!

      Кичер мине, илем, синең бөек

      Исемең белән килеп сугышка,

      Данлы үлем белән күмалмадым

      Бу тәнемне соңгы сулышта.

      Юк, мин сине тузан бөртегедәй

      Сансыз гомрем өчен сатмадым.

      Волхов шаһит: изге сугыш антын

      Соң чиккәчә керсез сакладым.

      Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле

      Яуганда да туплар, ядрәләр,

      Каушамадым кан һәм үлек белән

      Тулганда да тирә-әйләнәм.

      Алда, артта, уңда һәм сулымда

      Киселсә дә юлым; күкрәгем

      Яраланып канга төренсә дә,

      Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

      Мин алдымда күрдем шыр сөяктән

      Котылгысыз үлем шәүләсен.

      Кил син миңа, үлем, бары гомрем

      Коллык белән төгәлләнмәсен!

      Мин түгелме дуска хат язучы,

      «Борчылма, – дип, – тормыш юлдашым,

      Соңгы тамчы каным тамса тамсын,

      Тик антыма таплар кунмасын!»

      Мин түгелме шигырь утым белән

      Ант итүче канлы сугышта?

      «Үлемгә, – дип, – ачы нәфрәт белән

      Елмаермын соңгы сулышта».

      «Соң чиктә, – дип, – синең мәхәббәтең

      Җиңеләйтер үлем газабын,

      Илемне һәм сине сөюемне

      Каным белән җиргә язармын».

      «Тыныч булыр йокы, тормышымны

      Бирсәм, – диеп, – туган ил өчен».

      Ышан, илем, шушы ант сугарды

      Йөрәгемнең соңгы тибешен!

      Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,

      Үтте яннан, минем тирәләп.

      Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

      Пистолетым итте хыянәт!

      Чаян