Название | Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы |
---|---|
Автор произведения | Хатыйп Миңнегулов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03602-3 |
Хикәят, кыйсса, дастан жанрындагы әсәрләр аерым рәвештә генә түгел, башка ядкярләр составында да кулланылырга мөмкин. Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» (1391), Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия»се (1310), Мөхәммәдьяр поэмалары, Кадыйр Галибәкнең «Җәмигъ әт-тәварих»е (1602), билгесез авторның «Дәфтәре Чынгызнамә»се (1679)… – әнә шундыйлардан. Болар составындагы хикәят, кыйсса, дастаннар гомуми идея-тематика яисә поэтик охшашлык белән бәйләнештә торалар.
Хикәят терминының лексик мәгънәсе үк аның хикәяләү, бәян кылу төшенчәләре белән бәйләнешле булуын аңлатып тора. Аның өчен, гомумән, эпиклык, хикәяләү хас. Вакыйга-хәлләр аларны күрүче йә ишетүче, яисә турыдан-туры авторның үзе тарафыннан бәян ителә; сөйләм төрле заттан алып барыла. Хикәят генетик яктан фольклордагы эпик төрләр белән тыгыз бәйләнештә туган, шәкелләшкән. Бу жанрдагы әсәрләрнең иң зур күпчелеге чәчмә формада. Ритмлы, рифмалы проза (сәҗгъ) һәм шигъри стиль белән язылган, хәтта катнаш хикәятләр дә бар.
Күп кенә хикәятләр үзләренең эчтәлекләре, жанр табигатьләре белән хәзерге хикәя, новелла, мәзәкләргә якын тора. Повесть (бәян), роман, әкият, мәсәл, кыйсса, легенда, ләтыйфә, моназарә, риваять кебек жанр шәкелләренә туры килгән яисә якын булган әсәрләрне дә элек еш кына хикәят термины белән атаганнар. Мәсәлән «1001 кичә» җыентыгы эчендәге мөстәкыйль сюжетларның, композицион берәмлекләрнең һәммәсе дә диярлек ХХ йөзгә кадәрге татарча һәм төрекчә басмаларда хикәят дип исемләнгән. Ә алар арасында үзләренең табигатьләре белән повесть-бәян, роман, поэма, әкият, мәсәл, мәзәк һәм кайбер башка жанрларга туры килешләре дә бар. Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (1358), Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» (1391), Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» (1539), Каюм Насыйриның җыентык-хрестоматияләрендә дә шушындый ук хәл күзәтелә.
Урта гасыр хикәятләренең үзәгендә – кеше, аның үз-үзен тотышы, эш-гамәле. Ул, нигездә, хронотопик яктан шартлырак дөньяда хәрәкәт итә. Бер өлеш хикәятләрдә хайваннар, кош-кортлар, фантастик-мифологик көчләр гәүдәләндерелә, әкияти ситуация-вазгыятьләр дә очрый.
Төрки-татар сүз сәнгатендә хикәят Дауд Сөләйман Саксинидан (XII йөз) алып ХХ гасыр башына кадәр популяр булып килә. Аның шигъри шәкелдәгеләре дә шактый (Мөхәммәдьяр, Г. Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый…). Татар дөньясында «Мәҗмугыл-хикаят» (XVIII йөз), «Диване хикаяте татар» (1859) кебек җыентыклар да таралыш таба. ХХ йөз башында реалистик эчтәлекле чәчмә әсәрләр күпләп иҗат ителә. Аларны инде «хикәят» дип түгел, ә «хикәя», «озын хикәя» (повесть), «роман» терминнары белән атау