Название | Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) |
---|---|
Автор произведения | Фирдаус Хузин |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2015 |
isbn | 978-5-298-02920-9 |
Бу көнне безне эшкә алып чыкмадылар. Әллә инде элеккерәк елларда әсирлеккә төшкән солдатлар белән аралашып, аларга фронттагы соңгы яңалыклар турында җиткерерләр дип курыктылар, әллә башка сәбәбе бар иде. Ярым караңгы камераның тынчу һавасын иснәп яту да туйдыра, тик бернишләр хәл юк. Үтереп тартасы килә. Төпчек чүпләгәндә җилкә тамырына мылтык түтәсе белән берне тондырсалар да, анысына гына түзәсең. Тилмереп, урамга чыгаруларын көтсәк тә, өметебез акланмады, бу көнне безне камерада гына калдырдылар. Төнлә кабат күзгә тиз генә йокы кермәде. Мин кабат хатирәләргә бирелдем.
Сугышчан авиаполкта
Июльнең бишләрендә чыгарылыш төркемен Запорожьедагы авиаполкка җибәрделәр. Мондагы сугышчан полкларда СБ маркалы очкычлар түгел, ә ТБ-3ләр иде. Аларның кайбер параметрлар буенча аерымлыклары булса да, идарә итү системасында охшашлыклары күп. Август урталарына кадәр бу төр самолётларда очу һәм сугышу күнекмәләре алдык.
1941 елның 18 августы. Табигать үзенең җете яшеллеген югалтып, көз сагышына өретелә башлаган. Агач яфраклары, җирдәге үләннәр сизелер-сизелмәс сарылыкка манылып, салмак җилдә «эх, үтте шул ямьле җәй айлары» дигән шикелле әкрен генә лепердәшә. Бүген минем дә, гомеремдә беренче мәртәбә сугышчан йөкләмә алып, дошман тылына оча торган көн. Күңелдә тирән дулкынлану, башта уйлар өермәсе. Кайбер иптәшләрнең берничәшәр очу практикасы бар. Алардан сорашу – бер нәрсә, ә үзеңә дошман белән йөзгә-йөз килү – бөтенләй башка. Һавада иң хәлиткеч мизгелдә каушап, югалып калмаммы, кирәк чагында очкыч пушкасыннан ут ачып өлгерерменме? Минутлар түгел, секундлар хәл итә язмышны.
Экипажның башка әгъзалары белән инде таныш идем. Сугышның беренче көннәреннән үк дошман объектларын, эшелоннарын бомбага тотуда катнашкан тәҗрибәле экипаж командиры да, штурман да беренче күрүдә үк миндә уңай тәэсир калдырды. Хәер, башкача була да алмыйдыр. Экипажда җылылык атмосферасы туу, бер-береңне бер ым, бер хәрәкәт, күз карашыннан аңлау мөһим. Киресенчә булса, бәхетсезлеккә тарыйсыңны көт тә тор. Алар бер анадан туган игезәкләр кебек булырга тиеш. Хәтта якынрак та. Һавада командир сүзе закон, штурман да, радист һәм укчы да аңа берсүзсез буйсына, кирәк чакта тиешле индивидуаль карар да кабул итеп өлгерсә, уңыш киләчәк.
Радист белән мин – «яңалар» – командирның очар алдыннан соңгы киңәшләрен тыңлый-тыңлый, аэродромдагы безгә билгеләнгән самолётка таба атлыйбыз. Килеп җитәргә берничә адымнар кала, экипажны техник каршы алды. Командир каршына басып, очкычның һавага күтәрелергә әзер булуы турында рапорт бирде. Һәрберебезнең кулын кысып, уңышлар теләгәннән соң, лейтенант артыннан ияреп кабинага менде, штурман да аларга иярде. Экипаж командиры һәм штурман җайлап урнашкач, радист белән миңа чират җитте. Без дә урыннарыбызга менеп утырыштык. Мин пушка