Название | Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) |
---|---|
Автор произведения | Фирдаус Хузин |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2015 |
isbn | 978-5-298-02920-9 |
Унҗиденче март
Иртән торуга, җир һәм диңгез өстен куе томан каплаган иде. Тозлы, аксыл төстәге җылымса баланда керттеләр. Бер кешегә җитмешәр грамм икмәк өләштеләр. Немец бушка ашатып яткырмый, барлы-юклы азыкны йотып та бетермәдек – эшкә куаладылар. Урамдагы күренеш тетрәндергеч иде. Моннан ике көн элек кенә зур матур йортлар, ангарлар торган урында ватык кирпеч өемнәре генә калган, кан катыш әче төтен исе борыннарны ярып керә. Безне, бу урамда туктатмыйча, икенче урамга алып чыктылар. Анысында сирәк кенә җимерелмичә калган биналар күзгә ташлана, яртылаш җимерелгәннәре шактый. Шундый йортларның берсе янында «һальт!» дигән аваз яңгырады. Туктарга кушулары. Тәрҗемәче килеп нәрсә эшләргә кирәклекне аңлатты. Ватылган, чәчелеп яткан кирпечләрне урамның каршы ягына ташырга тиеш икәнбез. Кайбер урыннарда һаман төтен пыскып утыра. Диңгез култыгының аргы ягындагы еракка ата торган безнең туп эше икән. Эре калибрлы снаряд тиюдән бинаның яртысы ишелеп төшкән. Монда фрицларның штаблары булырга охшаган. Актарган саен, төрле кәгазьләр күбрәк чыга. Немецлар аларны берәмтекләп җыялар, һәрберсен тикшереп, кирәк булмаганнарын ыргыталар. Кирпеч ватыклары арасыннан язу машинкалары да чыккалый, кайберләре бер дә зыян күрмәгән. Күрәсең, снаряд тигәндә эш вакытының иң кызган чагы булган. Җимерекләр астында калган фашист мәетләренә тап булабыз, аларны сөйрәп чыгарып, бер читкә ташыйбыз. Менә полковник дәрәҗәсендәге бер хәрбине табып алдык, аны да башка үлекләр янына илткәч, хәрабәләр чистартуны туктаттылар. Кабат төрмә ролен үтәүче бинага кайтырга әмер булды. Иң күңелгә тигәне бер генә төпчек тә табылмау иде. Ачлыкка да түзәргә күнектек, ә менә тартасы килүгә чама юк.
Ишекләрне ачканны берара көтеп тордык. Мин, Бобров, Бондаренколар белән сүзгә мавыгып, керергә команда бирелгәнне ишетми калганмын. Комендантның әче тавышы борылып карарга мәҗбүр итте. Коридор буенча бире таба ашыккан комендант, таягын селти-селти, ямьсез итеп сүгенә иде. Мин барганда, кулындагы карама таяк ике тапкыр җилкә тамырына менеп төшәргә өлгерде. Ишектән керүчеләргә иллешәр грамм икмәк белән бер стакан баланда тоттыралар икән. Тик миңа баланда урынына таяк белән суктырылу гына тәтеде. Әсирләрнең эчке тәртип кагыйдәсен бозуы өчен шундый җәза каралган икән. Ярар, моннан соң белеп торырбыз. Болай да кечтеки паёктан мәхрүм кала башласаң, ачлыктан җан тәслим кылу да ерак түгел. Шартлар начар булса да, яшәү барыбер тансык бит.
Төштән соң томан күтәрелүгә, Кызыл Армия артиллериясе телгә килде, күктә бомбардировщиклар пәйда булды. Кабат алдагы көннәр мәхшәре башланды. Кичке якта снарядларның берсе без ябып тотылган бинаның уң канатына эләкте. Түшәмдәге штукатурлар шыбырдап идәнгә коелды. Снаряд эләккән якта ачыргаланып