Название | Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке) |
---|---|
Автор произведения | Марсель Галиев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03807-2 |
– Католикоска, иптәш Сталин.
– Ә мин мөфтигә дип уйлаган идем.
Шуннан соң Эль-Регистан, рөхсәт сорап, тост әйтергә баса:
– Мин безнең белән гимн сүзләрен камилләштерүдә ярдәм иткән кешеләр – иптәш Ворошилов, иптәш Молотов һәм тагын иптәш Сталин хөрмәтенә тост күтәрергә тәкъдим итәм, – ди.
Щербаков кырыс кына әйтеп куя:
– Менә кемнән башларга иде сүзне…
Акланырга тотынган Эль-Регистанны бүлдереп, Сталин шаһәдәт бармагын күтәрә:
– Реплика мөмкинме? – ди. – Чеховның бер купец турында хикәясе бар. Храм төзелешенә иң күп акчаны ул бирә, ә газетада аны исемлекнең иң азагына куеп чыгаралар. Купец үпкәли. Мин купец түгел… дәвам итегез, иптәш Регистан.
Тост арты тост әйтелә, бокаллар күтәрелә тора. Сталин тагын, Михалков ягына борылып:
– Һәр тосттан соң төбенә кадәр эчү мәҗбүри түгел, алайса, Сезнең белән сөйләшү кызыксыз булачак. Кыенсынмагыз. Без нахалларны яратмыйбыз, кыюсызларны да өнәмибез.
Бераздан Сталин янә, Михалковка борылып:
– Сез тотлыгып сөйләшәсез икән. Молотов та шулай иде, мин әйткәч тотлыкмый башлады, – ди.
Тау Мөхәммәд янына килмәсә…
(Аршак Тер-Маркарьяннан)
Никита Хрущёв АКШка визиты вакытында үзе белән бер төркем журналистларны һәм язучылардан бердәнбер Михаил Шолоховны ала. Мактанасы килеп, Кеннедига болай ди:
– Без синең белән ике бөек держава башлыклары. Менә безнең арада атаклы язучы Михаил Шолохов бар. Сезнең Хемингуэй белән безнең Шолоховны якыннан таныштырырга иде бит, – ди.
– Бик шәп булыр иде дә… гафу итәсез, минем хакимлек иҗат кешеләренә кагылмый шул, – ди Кеннеди. Үз илендә чикләнмәгән хакимлеккә күнеккән Хрущёв аптырап кала, әмма барыбер үз сүзен итә:
– Үткен күзле егетләреңнән таптырып китерт үзен, – ди.
Күпмедер вакыттан соң Ак йорттан шундый хәбәр алына: Кубада яшәп яткан Хемингуэй болай дигән, имеш: «АКШ Президентыннан башка да, рәхәтләнеп, урыс язучысы белән виски эчә алам. Тик хәзергә вакытым тыгыз чак, өстәл янында язып утырам…»
Америкадан әйләнеп кайтканнан соң, бу сәфәрдә катнашкан ун журналист һәм дә Шолоховка Ленин премиясе бирелә. Шолохов: «Мондый футбол командасында катнаша алмыйм», – дип, Мәскәү Кремлендә бүләк бирү тантанасына бармый кала.
Атаклы Дон казагы яшәгән Вёшенская станицасына Илбашының үзенә барырга туры килә.
Димәк…
Партия өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев гаҗәеп оста оратор иде. («Оратор» сүзе, Батулла әйтүенчә, «өрә тор» сүзеннән чыккан.) Бигрәк тә ул, язучы-әдипләр каршында чыгыш ясаганда, җәелеп китеп, әдәбият теориясенә кереп батып, соңында исә җиңеп чыккан сыман, үз-үзен ышандыра ала иде. Мәһабәт гәүдәсе белән трибуна артыннан калкынып, бармагын түшәмгә пистолет итеп төбәп, «Почему?!» дигән сүзеннән туктап калган чакта… «У» авазы, бармак очыннан атылып чыгып, түшәмгә бәрелә дә… дәһшәтле пауза урнаша. Шул мәлдә кайбер