Иясез шатлык. Эльмира Закирова

Читать онлайн.
Название Иясез шатлык
Автор произведения Эльмира Закирова
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03320-6



Скачать книгу

көтә? Күрешерләрме? Нишләргә инде хәзер? Алсу, җанына урын табалмыйча, җәйге киемнәрен, тигез табанлы балеткаларын бер алды, бер куйды. Аркылы-торкылы яткан рюкзак, юл сумкаларына абынып сөртенде. Барысын болгап ыргытасы килде. Менә хәзер телефон шалтыраса? Таһир, теге вакыттагыча, күрешкәч барысын да сөйләрмен дип, нейтраль урында очрашу билгеләсә?.. Китми калып та булмый бит! Үкенечле уйлар эчендә кая барып сугылырга белмичә йөдәде кыз. Ичмасам, самолёт билетлары күз алдында ята: Мәскәү—Дубай. 31.12.2011.

      Баштарак кая китәсен берәүгә дә әйтмәскә булган иде. Артык күп сөйләнеп йөреп, күз тидерүең бар! Китәме – китә, эше бармы – бар, контрактка кул куелганмы – куелган! Греция ни, Гарәп илләре ни – кемнең кемдә ни эше, янәсе. Оҗмах бакчасыдай мәңге яшел Греция депрессия халәтен юып төшерер кебек тоелган иде шул. Халкидики ярымутравы, таверналар, Урта диңгездәге ап-ак яхталар, тау тезмәләрен алыштыручы яшел үзәннәр… Әтисе, әнисе, Алсу кайчандыр шул илгә барганнар иде. Еракта калган бала чагындагыча, шундагы гасырлык платан агачын кочып, теләк телисе килде Алсуның… Һәм таштан коелган Аристотельнең уң аягының баш бармагына сул кулы белән кагылып аласы… Акыллы булыр өчен! (Шундый юрама бар анда!) Илдә кризис, апельсин җыярга барсаң гына инде дип, хыялларын сүрелттеләр кызның һәм… Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим иттеләр. Алсу Дубайдагы иң зур сәүдә үзәге ресторанында официант булачак! Йөгереп кенә йөрергә туры киләчәк. Яссы табанлы балеткалар менә ни өчен кирәк! Ә Америкада, озын буйлы Таһир янында кечкенә күренмәс өчен, биек үкчәле туфлиләрдән йөргән иде!.. Таһир… Кара, нишләп һаман бер хәбәр дә бирми соң? Нинди сәер шалтырату булды бу? Әллә соң, тәвәккәлләп, үзенә җыеп караргамы?! О, юк! Чын мәхәббәтемне таптым дип, акка кара белән язды лабаса! Тик… Эчке бер сиземләү белән Алсу монда барыбер дә нидер булганын чамалый: берәр бик үткер, чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел… Әллә нинди буталчык хәлләр. Нишләргә соң, нишләргә?! Чү, Алсу, әллә инде елыйсың? Сөрт яшьләреңне! Әнә Сәрия апаң хат язган сиңа.

      Кадерле Алсу! Син ничек курыкмыйча ерак Гарәп Әмирлекләренә китәргә булдың? Авыр булмасмы? Сагынмассыңмы? Түзәрсеңме? Шәрыкта кануннар бит башка. Беләм: синдәй нәзберек балага җиңел булмас. Синең бу адымыңа сокланам да. Тәвәккәл, мөстәкыйль, үз дигәнеңә ирешми туктамый торган акыллы кыз шул син! Күз алдымда һаман бер картина: Нью-Йоркта син ялгыз авыру карчыкны карап утырырга барган идең. Әбинең хәле авырая, кирәкле дарулар да булмый кул астында. Гөнаһ шомлыгына каршы, аптекада да беткән чагына туры киләме – Надия белән икәүләп миңа шалтыратасыз. Кирәкле таблеткаларның миндә барлыгын белгәч, соң булуга карамастан, син килергә тәвәккәллисең. Борчылып, каршыларга чыксам, – төнге Нью-Йорк буйлап, горур рәвештә башын югары чөеп, безнең Алсу атлый! Батыр кыз син! Ышанам: бар да әйбәт булачак! Ә Таһирга килгәндә… Шалтыратырга да курыккан нинди егет инде ул?! Кирәк булса, Дубайдан да эзләп табар! Исең дә китмәсен! Белеп тор: мин сиңа һәрчак хәер-фатихада.

      Уңышлар