Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев

Читать онлайн.
Название Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)
Автор произведения Разиль Валеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03795-2



Скачать книгу

вакытта чечен җирендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат җыю бурычын да йөкләде. Казанда чакта ук инде без Президент, Югары Совет Рәисе һәм Премьер-министр адресына, башка дәүләт органнарына һәм җәмәгать оешмаларына килгән барлык хатларны һәм мөрәҗәгатьләрне өйрәндек. Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаскәри частьлары номерларын һәм кайда урнашуларын ачыкладык. Назраньга килеп җитүгә, хәрби хезмәткәрләрнең бу исемлеген без вице-президент Б. Н. Агаповка, Халык җыены (парламент) рәисенең беренче урынбасары М. А. Гулиевка, Ингушетия Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге вәкилләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Ингушетия сәламәтлек саклау министрына, атаклы хокук саклаучы С. А. Ковалёв группасына тапшырдык. Россия Дәүләт Думасы депутатлары А. А. Осовцов, М. М. Молоствов, В. В. Борщов, Ю. А. Рыбаков әсирлектә һәм госпитальләрдә ятучы якташларыбыз турында мәгълүматлар җыюда безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның ярдәме белән без хәзерге вакытта Грозный подвалларында һәм бомбадан качу урыннарында ятучы әсир солдатлар һәм офицерлар исемлеген ала алдык. Аннары «Мемориал» җәмгыяте активистлары аша әсир хәрби хезмәткәрләр турында башка мәгълүматларны да ачыкладык. 94 хәрби әсир исемлегендә 13 татар фамилиясе бар. Татарстаннан чакырылган ике хәрби хезмәткәр турында тулы мәгълүмат алдык. Мәсәлән, Чаллы шәһәреннән рядовой А. А. Осовицкий һәм Теләче районыннан рядовой Р. З. Якупов хәзерге вакытта дудаевлылар кулында әсирлектә тотыла. Без бункерда Рәдиф Якуповны күреп сөйләшкән кешеләр белән дә очраштык. Рәдифнең әтисе безнең яныбызда иде, ул да бу кешеләр белән сөйләшә алды.

      Ингушетия вице-президенты Б. Н. Агаповның рәсми мөрәҗәгать итүенә карамастан, безне Моздокка җибәрмәделәр. Фронт сызыгында булган чакта, 12 гыйнварда Россия армиясе офицерлары безнең белән элемтәгә керергә ашыкмадылар, сорауларга җавап бирүдән тайчындылар. Мин хәрби техниканың һәм хәрби хезмәткәрләр төркеменең Грозныйга таба хәрәкәт итүен видеотасмага төшерә башлагач, әгәр бу эшне дәвам итсәгез, бернинди кисәтүсез ут ачачакбыз, дип кисәттеләр. Без солдатларның ни өчен әти-әниләренә хат язмаулары турында да кызыксындык. Командирлар моңа кыска гына: «Язасылары килми», – дип җавап бирделәр. Ә соңыннан, солдатлар белән аерым әңгәмә вакытында, командирларның хат язуны тыюлары ачыкланды.

      13 гыйнварда без, ниһаять, Ингушетиянең Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы вәкиле белән очраштык. Озак үгетләүләребездән соң һәм ата-аналарның ачы күз яшьләрен күреп, безне Грозныйга Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәре озата барырга булды. Кайчандыр ул Җ. Дудаев аппаратында хезмәт иткән, шунлыктан боевикларның кайда урнашуын һәм безнең хәрби хезмәткәрләр ята торган подвалларны яхшы белә. Җирле кеше буларак, ул мине һәм Татарстан хөкүмәте вәкиле М. Җиһаншинны Россия солдатлары саклый торган төп юлдан түгел, ә үзе белгән авыл юллары буйлап алып барды. Урыс-Мартан торак пунктыннан ерак