Название | Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) |
---|---|
Автор произведения | Разиль Валеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03795-2 |
Бездә бүген, Аллага шөкер, милләтара татулык, динара аңлашу хөкем сөрә. Шушы бәһасез байлыгыбызны саклау һәм үстерү өчен, республикада яшәүче күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгырту, җәмгыятьнең рухи нигезен ныгытучы әдәбият-сәнгать, мәдәният, фән, мәгариф һәм дин әһелләренә игътибарны тагын да арттыру кирәк.
13 сентябрьдәге президент сайлауны Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да игътибар белән күзәтте. Чөнки алар да Рөстәм Миңнехановны үз Президентлары дип саныйлар. Милләтебезне туплауда, саклауда һәм үстерүдә аңа зур өметләр баглыйлар.
Әйе, унбиш еллык тәнәфестән соң бөтен Татарстан халкы катнашында без үзебезнең Президентыбызны сайладык. Әгәр Конституция буенча иң югары вәкаләткә ия булган халык үзенең Президентын сайлаган икән, ул киләчәктә дә Президент булып калырга һәм Президент булып эшләргә тиеш! «Как корабль назовёшь, так он и поплывёт» дип юкка гына әйтми бит урыс халык мәкале.
Минтимер ага Шәймиев Рөстәм Миңнехановны «хәрәкәт кешесе» дип атаган иде. Ә кыйбласы туры булган кешенең хәрәкәтендә һәрчак бәрәкәт була. Шуңа күрә без бүген: «Татарстаныбыз бәрәкәтле хәрәкәттә», – дип горурланып әйтә алабыз.
Республикабыз ирешкән казанышларга сөенеп, мәшһүр шагыйребез Сибгат ага Хәким болай дип язган иде:
Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.
Киләчәктә дә шулай халкыбыз, республикабыз һәм Президентыбыз белән горурланып яшәргә язсын! Яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез Сезгә, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов!
2015
Ватандашсыз дәүләт булмый
Калган эшкә кар ява
Кем ничектер, мин үземне иң беренче чиратта кеше дип саныйм, аннары татар милләтенең бер вәкиле, аннары Татарстан Җөмһүрияте гражданы дип исәплим. Менә мин шушы өч кит – кеше, милләт һәм гражданлык китлары өстендә басып торам. Минем хатыным бармы-юкмы, мин солдатка яраклымы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, шулай ук