Название | Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) |
---|---|
Автор произведения | Разиль Валеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03795-2 |
– Һәркем алга карап яши, планнар кора. Сез дә, сер булмаса, шәхси планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
– Бүгенге көндә Татарстан, аның җитәкчеләре алдында ике зур бурыч тора. Беренчесе – рухи байлыкны үстерү, саклап калу, баету. Хәзер бит иман качу заманы. Театрларга барсам шаккатам. Сәнгать сарайларына күпме кеше исерек килеш килә. Театр буфетларында ничәмә-ничә төрле аракы сатылуын күреп йөрәк әрни. Халыкның кыйбласы югалды. Шуңа күрә халкыбызны рухи яктан сафландырасы иде.
Икенче бурыч – Татарстанның дәрәҗәсен күтәрү, дәүләтчелеген ныгыту. Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Татарстан Россия уртасында урнашкан, аның белән тыгыз бәйләнгән. Шунлыктан безнең җитәкчеләргә дә Россия белән сөйләшүләр алып бару җиңел түгелдер дип уйлыйм.
Безгә шушы бурычларны үтәүне тәэмин итәрлек законнар эшләргә кирәк. Әгәр читтән акча кермәсә, Татарстан үз байлыгы белән генә алга китә алмаячак. Ә инде читтән акча керсен өчен, салым системасын камилләштерү зарур. Икенчедән, чит ил инвесторларына Татарстанда киләчәктә дә иминлек булыр, власть нык, ул ел саен алмашынмас дигән гарантия бирергә кирәк.
Вәкиллекле һәм башкарма властьлар да бер-берсен аңлап, конструктив эшләсеннәр иде. Әлегә бу шарт бик үтәлеп бетми. Тагын бер зур нәрсә, республика хакимияте һәм халык арасында упкын барлыкка килмәсен, алар бер-берсе белән нык аралашып яшәсеннәр! Халык бөтен хәлне үз вакытында белеп торсын! Шул чагында без авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз.
Әңгәмәдәш Әгъзам Фәйзрахманов
Шәһри Казан
1995
Без әле кая барабыз?
Алты ел буена Татарстан халык депутаты булып тору дәверендә минем әле бер генә тапкыр да трибунага тыныч күңел, канәгать йөз белән чыгып басканым булмады. Нишлисең бит, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, безнең кебекләр парламентка сайлангач кына дөньяларның асты өскә килеп, тормышлар катмарланып китте.
Без, үзебезнең иманыбызны, халкыбызның, республикабызның тоткан юлын аныклап, 1990 елның 30 августында Дәүләт бәйсезлеге хакында Декларация кабул иттек. Без, кая барганыбызны бик яхшы аңлап, үзебезнең беренче президентыбызны сайладык, без, кая барырга ярамаганын бик яхшы аңлап, заманында Россия президентын сайлауда катнашмадык. Татарстан халкының күпчелеге аңлы рәвештә референдумда республикабызның мөстәкыйльлеген, тәрәккыяткә ирешкән башка милләтләр һәм халыклар белән тигез вәкаләтле булуны дәгъва кылып тавыш бирде. Һәм, ниһаять, 1992 елның 6 ноябрендә без, моңа кадәр башкарган эшләребезне бер тәртипкә салып, йомгаклап, тарихыбызда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституциябезне кабул иттек.
Бу җиңүләрнең берсе дә җиңел генә бирелмәде. Әгәр дә без соңгы биш-алты ел эчендә, бөкрәйгән билләребезне турайтып, бераз тураеп басканбыз икән, әгәр дә без һәммәбез дә бераз гына булса да үзен чын мәгънәсендә тигез хокуклы кеше итеп, ә республикада яшәүче башка милләт вәкилләре үзләрен тулы канлы шәхес