Название | Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) |
---|---|
Автор произведения | Разиль Валеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03795-2 |
Мин үземнең бу чыгышымны балачакта хәтергә уелып калган бер вакыйганы сөйләп тәмамламакчы булам…
Авылда минем бик тә диндар әбием бар иде. Шулай беркөнне әбием гадәттәгечә намазлык өстендә дога укып утырганда, тәсбихнең җебе өзелеп, төймәләре идәнгә чәчелде. Мин йөгереп килеп әбигә тәсбих төймәләрен җыярга булыша башладым. Туксан тугыз төймәле тәсбихнең туксан сигез төймәсен табып, әби белән яңадан җепкә тезеп куйдык. Ләкин күпме эзләсәк тә, идән ярыгына төшкән туксан тугызынчы төймә табылмады. Бу көнне әби кичкә кадәр кулына тәсбих алмады. Мондый хәлне күрмәгәнгә, мин аннан: «Әби, нигә тәсбих тартып дога укымыйсың?» – дип сорадым. Әби авыр итеп көрсенеп куйды да болай диде: «И-и улым, син берни дә аңламыйсың шул әле, туксан тугыз төймәле тәсбихемнең бер төймәсе җитми, ә мондый тәсбих белән дога укысам, минем догам кабул булмый…»
Менә бүген сезнең каршыгызга чыгар алдыннан, мин нигәдер әбиемнең шушы сүзләрен искә төшердем.
Бөтендөнья татар корылтаена бүген дөньяның туксан тугыз төбәгеннән милләттәшләребез килгән. Бу туксан тугыз төбәктә туксан тугыз холыклы, туксан тугыз кыяфәтле, туксан тугыз фикерле ватандашларыбыз яши. Үзебез туксан тугыз төрле булсак та, безнең теләгебез һәм максатыбыз бер – татар халкын югары мәдәниятле, хөрриятле, тулы хокуклы милләт итү, Татарстанны дөнья мәйданына чыгару. Туксан тугыз төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең берсен генә онытырга да бүген безнең хакыбыз юк! Чөнки дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче туксан тугыз төрле татар халкы бер җепкә тезелгән туксан тугыз тәсбих төймәсе кебек. Шул төймәнең берсен генә югалтсак, бер генә татар төбәген онытсак та, бүген безнең уртак иманыбызга хилафлык килер, безнең һәммәбез өчен уртак, изге догабыз дөрес булмас, аны Аллаһы Тәгалә кабул кылмас.
1992
Мин халкыма ышанам
(119 нчы Васильево территориаль сайлау округы буенча
Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат
Разил Вәлиевнең сайлау алды программасы)
Мин язучы, ватандар, адәм баласы буларак, бүгенге үтә катлаулы тормышның үзәгендә булуны, мөмкин кадәр халыкның тормышын яхшыртуны, ил-дәүләттә иминлек урнаштыруны үземнең төп эшем, намус эшем дип саныйм. Безгә инде күптәннән бу очсыз-кырыйсыз сүз боткасыннан, буш вәгъдәләрдән арынып, җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт җитте. Татарстан