Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус

Читать онлайн.
Название Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
Автор произведения Миргазиян Юнус
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03598-9



Скачать книгу

тиешле тәртип барлыгын күрсәтә иде. Рахманкуловның эченә җылы кереп китте. Коллективта тәртиплелек куркытып буйсындыруга, казарма мохитендәге боерык йодрыгына көйләнмәгән очракта гына гаделлек, дустанәлек була. Тәртип булган җирдә эшләве, яшәве күпкә җиңелрәк.

      – Мин икенче штурманга алмашка килдем, – диде Габдрахман, матросның, телефоннан шалтыратып, коллегасын чакыруын көтеп.

      – Сезне чиф көтә, – матросның өлкән штурманны инглизчә атавы да аның тәҗрибәле мариманлыгы турында сөйли иде.

      – Минем коллегам ярдамыни?11

      – Аны больницага салдылар. Сезгә өлкән штурманның каютасын күрсәтимме?

      – Рәхмәт. Ул спардекта яшиме?

      – Әйе. Капитанның каютасы белән янәшә.

      – Мин табам аны. Кабат рәхмәт.

      Матрос коридорга ияреп керде.

      – Әнә лифт, – диде ул, тар гына куш ишеккә күрсәтеп.

      Лифтка утырып, өченче катка күтәрелергә кирәк икән. Корылмаларга менеп-төшеп йөрергә көйләнгән корабны Габдрахманның беренче күрүе иде. «Димәк, бу корабта вазифаларым, корабка тәңгәл рәвештә, күләмлерәк һәм катлаулырак булачак», – дип уйларга өлгергәнче, лифт аны өченче катка менгереп тә җиткерде.

      Әйе, лифт аркасында «икенче кат»ка әйләнгән биеклек, гадәттәге спардек, матрослар телендә «шлюпка палубасы» иде. Лифттан чыгу белән корабның борынына – бакка таба барсаң, уртада капитанның каютасы, уңда – өлкән штурманныкы, сулда өлкән механикныкы булырга тиеш. Җилкәнле кораблар чорында гына каюталар аста, йөзгечнең карынына урнашкан булган.

      Рахманкулов өлкән штурманның ишеген шакыды.

      – Әйе, – дигән карлыккан, калын ирләр тавышы ишетелде.

      – Икенче штурманга алмашка җибәрделәр, – диде Габдрахман, приказ кәгазен каюта хуҗасына сузып.

      – Коллегаңны больницага салдылар, – диде өлкән штурман, өстәлендә яткан каюта ачкычын Габдрахманга сузып. – Йөк бушатылып бетте. Коносаментка12 кул куелган. Кузгалырга ярты сәгать вакыт калды. Моңа кадәр кайсы корабта эшләдегез?

      – «Чолман»да.

      – «Көмеш» корабта? Италиягә йөриме?

      – Күбрәк шул тирәгә.

      – Һаман шулай болан сыеры, «Тарантелло» сурәтләре төшкән келәм, болонья плащ ташыйлармы мариманнар?

      – Ташыйлар. Шунлыктан, мин инде ярты ел диярлек үземнең беркетелгән корабыма эләгә алмый йөрим.

      Өлкән штурман кабаланып әйтте:

      – Бездә шундый гадәт: яңа кеше белән иң башта капитан үзе таныша.

      Коридорга чыккач, Габдрахман бертын туктап торды. Өлкән штурманның үзен начальник итеп тотмавы, аның дустанә мөнәсәбәте экипаж әгъзалары арасында үзара җылы мөнәсәбәт яшәвен раслый иде. Дөрес, диңгездә йөзү шартларында гына чын бәяне бирергә мөмкиндер. Коллективның нинди икәнлеге авырлык килгәндә сынала.

      Корабларда еш кына капитан золымы, шымчылык, гайбәт, бер-береңне күралмау шикелле кабахәтлекләр еш очрап торганлыктанмы, Габдрахманның



<p>11</p>

Диңгезчеләр шивәсендә портка киткән кеше «ярда» санала.

<p>12</p>

Коносамент – йөк хуҗасына йөк хакында бирелә торган документ.