Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус

Читать онлайн.
Название Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
Автор произведения Миргазиян Юнус
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03598-9



Скачать книгу

ризык чыганагы итеп күрә иде. Никадәр тырышсалар да, бу өлкәдә алар, үзара уртак тел таба алмыйча, интегә бирделәр. Никита Хрущёвның, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү өчен, агрокала төзү планы да нәкъ әнә шулай, сабын куыгы шикелле шартлап, җилгә очты бит…

      Урман ягыннан килгән күке тавышы, Габдрахманның балачак хатирәләрен уятып, бөтен тирә-якны җанландыра. Сагындырып, Караяр искә төшә. Моңсу гомер үтеп бара. Ул бит, армия хезмәтеннән арынгач, туган авылына кайтып, тәрәзәләре урам ягына карап торган зур йорт салу, ат асрау, җиде бала тәрбияләү белән хыялланып яшәде. Кайда ул зур, иркен йорт? Юыртканда йөрәк кага торган җирән кашка аты кайда? Ишегалды тулы таза, матур балалар кайда?!

      Мәрьям иртән йоклый. Шәһәр кешеләре иртә торырга яратмыйлар. Кәримә эштә. Ул бакчага ял көннәрендә генә килеп йөри ала…

      Акрынлап Габдрахманның татлы хыяллары сүнеп югалды. Ул чынбарлыкка кайтты. Ул инде – шәһәр кешесе… Хәтта күпләргә борын чөяргә, шапырынырга мөмкинлек биргән башкала кешесе. Москвич! Әнә ул – хәтта Мәскәү язучылары кооперативындагы дачаның хуҗасы! Тик менә шушы дәрәҗәгә ирешкәч кенә, аның күңел дөньясындагы чынбарлыкның асты өскә килде…

2

      Әнә яз кояшының тансык нурлары агач ботаклары арасыннан Рахманкуловның яңа бакчасына коела. Каен бөреләреннән бөркелгән исерткеч татлы ис, сулыш юлына кереп, канга тарала. Җылына башлаган җирдән берән-сәрән үлән сабаклары төртеп чыккан. Яз һавасы балачак хатирәләрен җанландырып җибәрә. Ботинкаларны салып ыргытып, бәләкәй чактагыча, йомшак чирәм өстеннән ымсындыргыч киләчәккә таба күзне йомып йөгерәсе килә…

      Габдрахман кишер утыртырга түтәл казыган җиреннән кырмыска оясына юлыгып туктап калды. Кара кырмыскалар, үзләреннән зуррак ак, озынча йомыркаларын күтәреп, көрәк астыннан качып читкә йөгерәләр. Менә бит туачак бала кадере! Җан кадере!

      – Күрше, чык әле, әйтәсе сүзем бар…

      Габдрахман коймага таба борылып карады. Урам ягында, ике кулы белән җилкапканың тактасына тотынып, аның уң як күршесе Евгений Моисеевич Швед тора иде.

      – Хәерле иртә, – диде Габдрахман. – Нигә кермисең? Әйдә, уз.

      – Юк инде, кереп тормыйм. Үзең чык. Көрәгең кулыңда чакта синең белән сөйләшеп булмый. Сукыр тычканга әверелеп беттең инде. Көне-төне чокынасың. Җире юньле булса бер хәл. Сабын шикелле, сыланып торган яшькелт балчык… Монда бит бернәрсә дә үсми. Иван Пересветовның язмаларын укыгансыңдыр?! Мәскәү җире уңдырышлы булса, урыслар Казан ханлыгының «подрайские землицы» дигән җирләрен басып алмаган булырлар иде.

      – Күрше урамдагы Вадим Каргаловның, «разбойничьё гнездо» дип, Казан ханлыгына пычрак аткан яласын да укыганым бар. Без инде тарихны шакшыландырып күрсәтүгә күнеккәнбез, бу хәлгә әһәмият бирмәскә тырышабыз…

      Сатулашуның озакка китүе бар иде. Рахманкулов, бияләен салып, җиргә кадаган көрәк сабына кигезде дә урамга чыкты.

      Алар кул биреп күрештеләр дә кооператив бакчаларын бүлеп