Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03764-8



Скачать книгу

«Катиле нәфескә» дип шигырь язганын сөйли. М. Галәүнең бу мәкаләсе шул көенчә «Тукай турында замандашлары» дигән җыентыкка да кертелгән (1960 һәм 1976 елгы басмаларда).

      Чыганаклар буенча тикшереп карыйк. «Катиле нәфескә» шигыре «Йолдыз»ның 1910 ел, 15 апрель санында басылган. Исхак Бикчурин исә Тукай үлеп берничә көннән соң гына үзен үзе үтергән. Шуның белән М. Галәүнең «Катиле нәфескә» шигырен ялгыш аңлатуы исбат ителә. Монысы «Тукай турында замандашлары»ның соңгы басмасында төзәтелде. Әдәбият фәне өчен бу зур хәл түгел. Ләкин Исхак Бикчурин шәхесен башка чыганаклар буенча күзәтеп узу кызыксыз булмас.

      И. Бикчурин «таңчы» булган. Октябрь революциясеннән соң Казан губерна жандарм управлениесенең «бик яшерен» фондларын караган Г. Ибраһимов бу кешенең провокатор булганлыгын ачыклый. Бу турыда язып та чыга45.

      Хәзер провокатор И. Бикчуринның биографиясе белән танышыйк. Ул 1881 елда Чистай өязе Кечеткәнле авылында Хәлил хәзрәт семьясында туа. Хосусый рәвештә русча укып, Татарская учительская школага керә. 1906 елда студентлар хәрәкәтенә катнашкан өчен школадан чыгарыла. «Таң» газетасында эшли. «Бәянелхак»та мөхбир була. «Кояш»ка күп яза. Мәкаләләренең күбесен имзасыз бастыра (Кояш, 1913, № 105). Аның жандармерия агентурасына кайчан ялланганы әлегә ачылмаган. Ләкин провокаторның биографиясендә бер закончалык бар: «таңчы» эсер, үз газетасы ябылгач, «Бәянелхак»ка күчә, күп мәкаләләрен имзасыз бастыра, «шөһрәткә кызыкмый»; аның рухи азыгы Ф. Ницше тәгълиматы була, Ницшеның исеме аның «авызыннан төшми» (Кояш, 1913, № 108). И. Бикчуринның үлүе татар журналистларын тетрәтеп ала. Бик күп мәкаләләр языла, аның «күркәм холыклы, дәрвиш табигатьле» (Кояш, 1913, № 101) икәнлеген әйтәләр, үлүенең нигезендә ниндидер серле сәбәп булганлыгына ишарә ясыйлар. И. Бикчурин турында иң зур мәкаләләр язып чыгучылар кемнәр? «Таңчы» Ф. Туктаров, эре провокатор, татар демократ язучыларын жандармериягә саткан Т. Мамлеев. Соңгысы үзенең имзасына «Исхакның иң якын дусларыннан» (Кояш, 1913, № 108) дип өсти. Димәк, боларның дуслыгы провокаторлык хезмәте белән беркетелгән. Гыймад Нугайбәккә бервакыт Бикчурин болай дип сөйләгән: «Тукаевның Казандагы тормышын миннән яхшы белгән кеше юк, ул бүтәннәрдән яшерә торган серләрен миннән яшерми иде. Мин аның тормышын бик яхшы беләм» (курсив безнеке. – М. М.). Тукай үлгәч тә, И. Бикчурин, шагыйрьнең Казандагы тормышы турында китап язарга уйлап, шәһәр тирәсенә дачага җыена (Кояш, 1913, 104). Ләкин 20 апрельдә, ягъни Тукай үлеп 18 көн үткәч, үзен үзе үтерә. Мамлеевлар аның веногына «Аңлашылмаган халык каһарманына» (Кояш, 1913, № 105) дип язылган лента куеп озаталар.

      Характерлы бер деталь: университетның анатомия театрыннан провокаторның гәүдәсен алып чыкканда, процессия артына траур киеменнән бер хатын килеп баса да: «Бу кем? Исхак түгелме?» – дип сорый. Үзе елый, ләкин мәет янына килми, үзен кешегә танытмый. Ахырдан гына моның Исхакның әнисе икәнлеге беленә. Мондый «серлелек»ләрнең барысыннан да бер версия туа: Исхак Бикчурин охранка тарафыннан Тукайга, шагыйрь



<p>45</p>

Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан : Татгосиздат, 1922. – 5 б.