Название | Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03764-8 |
Прототиплардан чыгып иҗат итү әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә очрый. Скульптура, рәсем сәнгатендә прототип (натура) зур роль уйный. Леонардо да Винчи, үзенең мәшһүр «Яшерен кичә» («Тайная вечеря») картинасын язганда, һәр апостолга прототип эзләп, озак гомер уздыра. Бигрәк тә хаин Иудага прототип таба алмыйча җәфа чигә. Бу турыда ул болай дип сөйләгән: «Менә елдан артык инде башкаланың бөтен кабахәтләре җыела торган Боргеттога көн саен йөрим; мин анда һәр иртәне һәм һәр кичне булам, ләкин төрле әшәке затлар арасында үзем уйлаганга тулысынча туры килерлек бер генә кыяфәтне әле таба алганым юк». Ниһаять, бер көнне ул үзе уйлаганга туры килерлек берәүне күрә һәм шунда ук эскиз ясый. Бу материалга ул үзенең элекке күзәтүләрен дә өсти һәм, шулай итеп, хыянәтче, сатлык җан Иуданың портреты барлыкка килә42.
Шулай итеп, реаль прототип һичшиксез «эшкәртелә», тулыландырыла. Кайвакытта язучы бер образны ике конкрет шәхестән ясый. Л. Н. Толстой «Сугыш һәм дөнья» романында Наташа образын Софья Толстая һәм Татьяна Берстан алып иҗат иткән. Бу турыда ахырдан ул болай дип язган: «Мин Соняны алдым да, аны Таня белән катнаштырып төйдем, Наташа килеп чыкты»43. Әдәби образ әнә шулай туа. Әгәр да авторда шул үзе күргән кешеләрне, күренешләрне гомумиләштерү сәләте булмаса, ул, димәк, әдәби образ тудыра алмый.
«Әгәр дә язучы, – ди М. Горький, – егерме-илле кешедән, йөзләрчә кибетчеләрдән, чиновниклардан, эшчеләрдән – һәрберсеннән иң характерлы сыйнфый билгеләрен, гадәтләрен, зәвыкларын, кыланышларын, инануларын, сөйләү рәвешләрен һ. б. җыеп ала белсә, – җыеп, аларны бер кибетчедә, чиновникта, эшчедә берләштерә белсә, моның белән язучы «типны» барлыкка китерә, – бу инде сәнгать була»44.
Татар әдәбиятында критик реализм иҗат методына нигез салган язучылар Г. Камал, Г. Тукай, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи – барысы да рус әдәбиятының файдалы тәэсирен үзләренә сеңдергән кешеләр. Унынчы еллар матбугатында аларның әдәби әсәрләре генә түгел, тәнкыйди хезмәтләре, публицистик мәкаләләре дә дөнья күрә. Әнә шул мәкаләләрендә алар бик еш кына теге яки бу әсәрдәге типларның тормыштанмы, түгелме икәнлеге турында сүз алып баралар. Һәм әсәргә, анда алынган тип никадәр тормышчан булса, шулкадәр югары бәя бирәләр. Рус классик әдәбиятындагы бер сыйфатны алар интуитив рәвештә тотып алалар: мондагы типлар – тормыштан.
42
Әдәбият теориясенә кереш. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1987. – 32 б.
43
Шунда ук. – 33 б.
44
Шунда ук. – 30 б.