Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров

Читать онлайн.
Название Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
Автор произведения Зиннур Мансуров
Жанр Документальная литература
Серия
Издательство Документальная литература
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02790-8



Скачать книгу

бәйрәм итәргә хакымыз юк.

      – Карарыгыз үтә кискен түгелме?

      Г. Т. Бәйрәм дип, күбрәк вакытта, бер замандагы алга барышны искә төшереп тәбрик итүгә әйтеләдер. Безнең һаман бер көпчәк әйләнәсендә әйләнүебезгә алга бару дип әйтеп булмый, ерак киттек дип, үзебезне үзебез тәбрик тә итеп булмый.

      – Җиңел баштан дөнья онытыла. Мондый халәттә бәндә үзеннән-үзе кәеф-сафа коруга тартыла башлый. Инде безнең бәйрәмнәр дә русныкыннан ким түгелдер. Өстәвенә татар халкы театрны, һәртөрле уен-тамашаны үлеп ярата. Кайвакыт күңел ачулар оештыруда гап-гади чама хисен югалтабыз. Күңелгә шик тә килгәли: без үзебезнең инкыйразга җырлап-биеп бармыйбызмы икән?!

      Г. Т. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел…

      – Чыннан да, безнең һәрбер гамәлебез фәкать милләт тәрәккыенә хезмәт итәргә, менә шундый хезмәткә мәхәббәт һәркемнең йөрәгендә яшәргә тиеш.

      Г. Т. Барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр… Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек… Инде эшлик саф, ачык күзләр белән… Тырышып, күп акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!

      – Үзенчә гомер итәр өчен, бәлки, аның акчасы җитеп бетмидер? Борынгылар искәрткәнчә, акча булса, гакыл табылыр.

      Г. Т. Татар акча тапмый түгел, таба.

      – Сәбәп нидә соң?

      Г. Т. Милләтнең чире – керешмәүдә эшкә… Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәрнәрсәгә… Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк, имеш!

      – Безнең милләт әллә инде олыгаеп киткән, әллә аның балаларча кирелеге чыгып бетмәгән.

      Г. Т. Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң, яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзегез өчен яхшы булыр, дисәң: «Э… э… кирәкми, э… э…» – дип киреләнәләр… Нә исә, сөйләсәң сүз күп булыр.

      – Ачы гыйбрәт тулы мондый сүзләр ниндидер максат белән әйтелә бит.

      Г. Т. Милләтемә олуг файдалар килүен өмет итеп…

      – Әмма олуг файдалар үзеннән-үзе генә килми. Моның өчен кәвемеңнең рухияте мөкәммәл, фәһемлелек дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Һәрхәлдә, шуңа омтылу лазем. Әгәренки туфракның гумус катлавы чагыштырмача юка икән, димәк, аннан әллә нинди зур уңышлар көтә алмыйсың. Зыялылык зәмине саллы булмаса…

      Г. Т. Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар.

      – Тик безгә андый затлар һаман җитеп бетми әле. Килешәсезме?

      Г. Т. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ… Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз,