Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 3 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03857-7



Скачать книгу

туры борын һәм күксел-соры, зур гына күзләр – әнә шундый иде ул. Сиксәнгә җиткәндә дә ул сыгылып төшмәде, бөкресен чыгарып йөрмәде.

      Аннары табигате белән дә егет кеше булуын сөйлиләр. Җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан иде, диләр. Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә. Туйлардан һәм мәҗлесләрдән аны бер дә калдырмаганнар. Бизәгән мәҗлесләрне!.. Хәтта аның яшь чакларын белүчеләрдән шуны да ишеткәнем бар: туй кайткан чакта, ул төпкә җигелгән атка йөзе белән тарантаска карап атлана икән дә кияү белән кәләшкә гармун уйнап бара икән. Бик үк ышанып та бетәсем килми моңа, әмма шулай да дәртле-кыю егетләр туй вакытында ниләр генә эшләмәгәннәр!..

      Мин белә башлаган чакларда, атакай инде кырыктан узган кеше иде. Җигүле атка арты белән атланып баруларын күптән оныткандыр, билгеле, ләкин барыбер җырлый да, уйный да, кәефе килгәндә биеп тә алгалый иде. Эчке мәҗлесләрендә генә түгел, өйдә ялгыз утырганда яки ишегалдында эшләп йөргән чагында да җырларга ярата иде. Тик, ни хикмәттер, атакайның бу җыр-музыка сәләте миңа бер дә күчмәгән – мин җырлый да белмәдем, берәр уен коралында уйнарга да өйрәнә алмадым. (Хәлбуки мандолина белән скрипканы тотып караган чакларым булды, ләкин барыбер берни дә чыкмады.) Ә менә атакайның нечкәрәк тавыш белән сузып кына җырлаганын читтән генә тынымны да чыгармыйча, бик әсәрләнеп тыңлый торган идем. Мин, күрәсең, инәй ягына охшаганмын – инәй ягыннан берәүнең дә җырлаганын белмим. Үзенең дә җырлаганын миңа бервакытта да ишетергә туры килмәде. Хәер, ара-тирә өйдә ялгызы калып, тәрәзәдән тышка тик кенә карап торган чагында, ул әллә нигә бер, авыз эченнән генә мөнәҗәткә охшатыбрак нидер көйли иде, ләкин минем колак салганны сизсә, шунда ук туктый да торган иде.

      Әйе, инәй төсе-бите һәм табигате белән дә бөтенләй башка иде. Кыз вакытында ул, әлбәттә, ямьсез булмагандыр. Чем-кара озын чәч толымнарын мин дә әле хәтерлим. Ләкин мин белә башлаганда ул инде шактый йончыган һәм ямьсезләнгән хатын иде. Күзләре бозылган, кызарып тора, тешләре дә төшеп бетә язган, аркасы да бөкрәя төшкән иде. Яшерә алмыйм, башка малайларның әниләре чибәр, ә минеке ямьсез дип пошынган чак- ларым да булды, ләкин бу чын сәбәбен белмәүдән иде. Ә чын сәбәбе… хәер, ул турыда алдарак әйтелер…

      Ә тормышлары бер дә начар булмаган. Иркен, мул яшәгәннәр. Атакай күбрәк кәсеп итеп йөргән. Бу эшкә ул яшьтән үк тартылган, чөнки бабасы Әхтәм карт та, атасы Әхмәтҗан да иген игү, мал асрау өстенә алыш-биреш итү белән дә шөгыльләнгәннәр. Дөрес, Каргалы үзе сәүдә җире түгел, атнага бер килә торган кечкенә базары да соң гына җыелып, иртә таралып та бетә иде. Өч мәчетле зур авылда Гали байның таш кибетеннән башка бүтән кибет тә юк иде шикелле – белмим, истә калмаган… Бөтен халкы аның җиргә бәйләнгән, җир белән яшәгән (һәм җир өчен дип килгәннәр дә), ләкин һәрбер зур авылдагы шикелле монда да, базардан базарга йөреп, алыш-биреш итүчеләр дә аз булмаган. Билгеле, төрлесе төрле дәрәҗәдә – Гали бай кебек чардаклы, яшел түбәле өй, тимер ишекле таш