Название | Әсәрләр. 3 том |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03857-7 |
Әзрәк читкә тайпылдым шикелле. Хуш, мин бит әле Кырымда, Хәбибрахманның кунагы… Санаториеның ремонтка ябылган чагы икән, ял итүчеләр юк, миңа ул бик чибәр бинадан бик шәп җиһазлы иркен бер бүлмә бирде, шушында рәхәтләнеп тор, ял ит, диде. Үзе ул ремонт эшләре белән төрле якка гел йөреп тора иде. Ләкин күрә: миңа аңардан башка бер дә күңелле түгел, шуннан соң кая гына барса да, ул мине үзеннән калдырмас булды. Ул елларда машиналар күп түгел иде әле, шулай да Хәбибрахманның персональ машинасы бар иде. (ЦК санаториеның баш врачы бит!) Утырабыз да китәбез. Монда юллар әйләнмәле дә борылмалы. Бер якта киерелеп яткан зәңгәр диңгез, икенче якта текә-текә кыя таулар… Күп йөртте Хәбибрахман мине, Кырымның бөтен матур җирләрен күрсәтеп чыкты. Әмма бу йөрүләрнең минем өчен иң әһәмиятлесе – Галимҗан Ибраһимовны күреп китү булды. Авыру әдипне Хәбибрахман бер-ике тапкыр үз санаториена алып, дәвалаган-караган, шуның аркасында алар арасында бик әйбәт якын мөнәсәбәт тә урнашып калган. Ялтага барган саен Хәбибрахман әдип янына кереп, хәлен белеп чыга торган иде. Минем китәр вакыт якынлашкач, ул мине дә, кыстый-кыстый, Галимҗан ага янына алып керде. Бу турыда мин «Әдипнең терелеп кайтуы» дигән мәкаләмдә язган идем инде, шул сәбәпле яңадан кабатланасым килми, тик шуны гына әйтергә тиешмен ки, олы әдип белән күрешү-сөйләшү һәм аның шул чактагы кыяфәте минем хәтердә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Күңел түрендәге бер хәзинә дияр идем мин моны… Хәбибрахман мине ике айга якын җибәрмичә үзендә тотты, төрле очрашулар да (мәсәлән, Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзинә белән) аз булмады, ләкин боларны искә төшерә башласам, бик читкә кереп китәрмен дип куркам. Сүз Дәүләкәннән ерак китмәскә тиеш.
Әйткәнемчә, Хәбибрахман бөтен гомерен санаторийларда эшләп уздырды. Соңгы бер егерме елын Звенигородтагы МК санаториеның баш врачы булып эшләде – бары җитмеш яшенә җиткәндә генә пенсиягә чыга алды. Бу санаторийның бинасы да иске заманның бер бай аристократыннан калган, зур парк эчендәге ак колонналы бик шәп сарай. Бирегә килеп ял итүчеләр дә карт большевиклар белән югары урындагы работниклар – үзенә