Название | Әсәрләр. 2 том |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03858-4 |
Урам буйлап барганда, капка төпләрендә басып торган кайбер хатын-кызлар яки олы яшьтәге ирләр Зөфәргә әдәп белән тыйнак кына: «Исәнмесез, күрше! Котлы булсын Җиңү бәйрәме!» – дип дәшеп калдылар. Зөфәр үзе дә аларга елмаеп, зәңгәр кепкасын күтәрә төшеп, баш иеп узды. Шулай ул бу дөнья! Әле кайчан гына шушы күршеләре аны сәламләү түгел, бөтенләй күрмәмешкә салыналар иде яки яшерен бер дошманлык белән артыннан карап калалар иде. Янәсе, бөтен кеше тегендә, ут эчендә, ә ул тап-таза килеш монда йөри… Ни өчен коммерсантка мондый оҗмах, имеш? Билгеле, авыр иде бу ят итеп, дошман итеп карауларны күтәрүе, әмма, тешен кысып булса да, аңа чыдарга туры килде. Ә хәзер бетте, бетәргә тиеш, хәзер фронт та юк, тыл да юк – бөтен кеше бертигез. Һәм ул бүгенге көннән берәүдән дә шүрләмичә, һәркемнең йөзенә туры карап йөри алачак.
Трамвай йөри торган зур урамга чыккач, Зөфәр тагы да ныграк гаҗәпләнә калды: монда инде халык төркем-төркем булып кына түгел, ә тоташ бер елгадай, трамвай юлының ике ягыннан шәһәр уртасындагы мәйданга таба агыла иде. «Бу ни тамаша? – дип уйлады ул. – Эшкә дисәң, барысы да бер якка таба баралар, демонстрация дисәң, бернинди тәртип юк!» Ләкин бу, чыннан да, халыкның бернинди чакырусыз, өндәүсез, үзеннән-үзе туган, шуңа күрә сафларга тезелмәгән шатлык демонстрациясе иде.
Сугыш елларында тузып беткән трамвайлар бу иртәдә дә селкенеп, дөбердәп йөриләр иде. Зөфәр, шуларның берсенә утырып, эшләгән җиренә китте. Эшләгән җире – зур бер заводның эшчеләр тәэминаты идарәсендә. Менә шунда ул сәүдә бүлегенең мөдире булып сугыш башыннан ук эшләп килә иде.
Трамвайга утырып барган чакта, Зөфәр бүген таңда күргән әлеге сәер төшен хәтерләде. Нинди төш булды соң бу? Көйгән дала, эссе кояш, сусызлыктан тәмам әлсерәп, интегеп, ялгыз баручы ул, Зөфәр – кайдан килеп керде бу аңа?.. Һәм нәрсәгә юрарга соң мондый куркыныч һәм куандыргыч төшне? Аның үләргә җитеп сусаудан тонган күзләре алдында җем-җем уйнаклап яткан гаҗәеп матур күл ачылган иде бит. Хәтта ул аның сусыл исен, салкынча дымын тоя башлаган иде. Тик, кызганычка каршы, төш иртәрәк өзелеп калды. Әгәр аны сискәндереп уятмасалар, ул барып җиткән булыр идеме икән, юкмы икән? Хәер, бу кадәресе әллә ни әһәмиятле дә түгел. Күл үзе, аның сусавын басачак саф, салкын сулы күл үзе бар иде бит, бик якын иде, димәк, төшне бары тик яхшыга, бәхеткә генә юрарга кирәк. Менә бүген туган көн шул төшнең дәвамы түгелме соң, теге күл шикелле аның алдында киләчәк бәхете кинәт ялтырап ачылды түгелме соң?!
Зөфәр килеп җиткәндә, завод алдындагы мәйдан халык белән шыгрым тулган иде. Заводның эшләмәячәген белсәләр дә, монда җитәкчеләрдән алып бөтен сменаларның эшчеләренә кадәр барысы да җыелганнар иде. Мәйдан шау-гөр килеп тора. Әллә ничә җирдә баян уйныйлар, әллә ничә җирдә түгәрәкләнеп бииләр, җырлыйлар, төрле җирдә заводның карт эшчеләрен, фронттан кайткан