Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 1 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03859-1



Скачать книгу

инде хәзер ананың сүзләрен тыңлый алмый, ул сүзләрнең һәртөрле мәгънәсе югалды, тик утлы күмергә акрын гына өргән җил шикелле, йөрәгенең чыдамаслык әрнүен генә үстерә, көчәйтә… Һәм Рәхилә зур булып ачылган күзләре белән тирә-юненә хәлсез ялварып карана. Ана исә һаман сүзен дәвам иттерә:

      – Инде миннән соң, кызым, аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме, ул, «Рәхилә апай!» дип, артыңнан калмыйча ияреп йөри иде… Инде, кызым, сиңа васыятем шул: бервакытта да аның белән араң бозылмасын, исемегез кешеләр теленә гайбәт булып кермәсен. Син олы була бел. Минем урынга каласың… Ана бул… Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама… Ул бик яшь бит әле… Син инде аңардан күзләреңне алма… Кызым, ник дәшмисең?

      Рәхилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек – әйтерсең тәненнән бөтен канын суырганнар – шундый бер хәлсезлек тойды… Тезләре акрын гына сыгыла кебек… Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, күкрәгеннән ярсу ычкына: «Ах, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый… Ах, аңа үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар – шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз, бәхетсезләр…

      Юк, Рәхилә аумады. Бу – берничә секунд башының томан эчендә йөзүе иде, бу – тау кебек газапның бик төптән күтәрелеп бугазга килүе иде. Рәхилә аны кире йота алды, ул турайды, ул тирән-тигез генә сулады, акрын, тыныч кына:

      – Ярый, әни! – диде.

      Һәм ана, үз нәүбәтендә кызына ихтирам тулы күзләре белән карап:

      – Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! – диде.

      Алар арасында тынлык урнашты. Рәхилә, бу сүз бүленүдән файдаланып, тышка чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде. Ләкин ул, туп-туры чыгып китәсе урынга, әүвәл өстәл янына килеп, ни өчендер буш стаканны кулына алды, китә башлагач, яңадан борылып, аны кире урынына куйды, соңра ишеккә таба китте.

      Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде. Аның алдында җирдән калыккан шикелле, ашыгып килүдән кызарган, еш сулыш алудан күкрәкләре бер күтәрелеп, бер төшеп һәм бөтен тәненнән эссе бәреп торган апасы Хәлимә басып тора иде. Рәхилә, аның борчылулы сорау белән текәлгән күзләрен күрүгә, кулыннан тотып, үзеннән калдырмыйча, тизрәк йорт алдына алып чыкты.

      – Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?

      – Маһирә, хат бар, диде.

      – Йә?

      – Син хатны уку белән бик үзгәргәнсең. Маһирәгә бер сүз әйтмичә, өйгә кереп киткәнсең…

      Рәхилә каты итеп иреннәрен кысты.

      Хәлимә аның кулын кинәт кенә тартып куйды:

      – Йә, әллә миннән дә яшерер идегезме?

      – Акрын, синнән беркем дә яшерми.

      – Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?

      – Хат… фронттан.

      – Хәсәннәнме?

      – Апа, сабыр бул… Хәсән үлгән…

      Хәлимә, чак ишетерлек итеп:

      – Үлгән? – диде,