Название | Әсәрләр. 1 том |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03859-1 |
Аннары тирә-якка күз йөртеп, акрын гына артына борылды. Кинәт аның күзенә нидер көзгедәй уйнаклап-чагылып китте. Шуны эзләп түбәнгә карагач, ул тау итәгеннән авылга таба кешеләр төялгән өч атның китеп баруын күреп алды. Менә шул алдагы атта баручы кешеләрнең баш өсләрендә нидер җылык-җылык уйнаклап куйгалый… Нәрсә бу?.. Ах, чалгылар түгелме соң? Әйе, әйе, чалгылар шул! Арбага ике яклап тезелешеп утырган егетләрнең бастырып тоткан чалгылары ара-тирә әнә шулай чагылып-чагылып киткәли икән!.. Печән чабучылар кайтып баралар. Арттагы атларга, тырмаларын югары күтәреп, хатын-кызлар төялгән… Бу күренеш Клараны аеруча сөендереп җибәрде. Иртәгә бит ул үзе дә печәнгә чыгачак. Менә шулай, үзе кебек кызлар белән бергә, аякларын салындырып, арбага утырган килеш, тырмасын күтәреп, болынга барыр, болыннан кайтыр!.. Теге кем, Хәсән дигәннәре: «Кунак кызга тырманың җиңелен әзерләп куярбыз!» – диде бит… Мут күз! Шәһәр кызының кулларын үзенчә кызгана торгандыр инде. Тукта, күрсәтер әле ул аңа үзенең кулларын!
…Менә Зиреклебаш. Карасана, яп-якында гына икән ул. Бөтен өйләре, каралтылары, ишегаллары, көтүдән таралган маллары, кичке эшләрен бетереп йөрүче кешеләре белән, уч төбендәге шикелле, ап-ачык күренеп тора. Ә-нә иң кырыйда Рәхмәй абыйларының өе. Ә-нә капка төбендә моннан бармактай гына күренгән Алмас белән Алсу тауга карап торалар бугай. Исләре китеп, Клара апаларын күзәтә торганнардыр инде алар. Уңган җиңгәчәсе, кай арада кайтып, учагын ягып та өлгергән – морҗаларыннан аксыл төтен акрын гына һавага күтәрелә… Кунакчыл өйнең сый-хөрмәт төтене бу… Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу… Бар икән ул «туган туфрак» дигән кадерле җир! Һәм Клара, үз гомерендә беренче тапкыр моның буш сүз генә булмавын аңлап, шуңа искиткеч сөенде. Беренче тапкыр, бик табигый рәвештә, туган җиренә, туган халкына телдән генә сөйләнә торган түгел, ә кан тамырында йөри торган чын якынлык-мәхәббәт хис итте ул… Һәм бөтен хисләрдән дә изгерәк, көчлерәк бу хис аның яшь йөрәген әйтеп бетергесез куанычлы бәхет белән тутырды.
Ул, башыннан эшләпәсен алып, йөзен кичке тау җиленә куеп, күзләрен дым каплаганчы чиксез киңлекләргә карап торды. Аерыласы килми иде аның бу тын биеклектән, бу яңа, тансык хисләр дулкыныннан…
ШАЯРУ
Кечкенә генә Идел пароходы, өч тапкыр өзеп-өзеп кычкыртканнан соң, акрын гына дебаркадердан аерылды. Халык җыелган якка шактый кырынаеп, үзенчә гайрәтләнгән булып, зур калаклы тәгәрмәчләрен шапылдата-шапылдата, ул елга уртасына таба борылды. Кайчандыр тар суларда, аккош төсле горур йөзеп, гомерен уздырган бу пароход, хәзер инде ашын ашаган, яшен яшәгән бабайга охшап, киң Идел уртасыннан, ашыкмыйча гына, түбән төшеп китте. Аның юлы Уфага чаклы, шушы юлда йөреп картайды ул. Бәлкем, Агыйделгә барып кергәч һәм аның үрелеп сыйпарлык чәчәкле тугаен күргәч, пароходыбыз борынгыча яшәреп, дәртләнеп тә китәр, әмма хәзер исә, ярларыннан чыккан дәрья уртасында, ул ничектер көчсез дә,