Название | Әсәрләр. 1 том |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03859-1 |
Клара дәдәсенең Ябалак булуын белми иде, әлбәттә, бу яңалыктан бераз аптырый калды. Бабай тагы да төпченебрәк сораша башлады:
– Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың?
– Мин… мин, бабай, ни, Кәбир кызы булам.
– Кәбир? Кайсы Кәбир?.. Кем Кәбире?.. Нигә мин белмим икән аны?
– Бабай, сез аны белмәссез. Әтием минем авылдан бик күптән киткән. Бәлкем, әтиемнең әтисен, минем бабамны беләсездер?
– Кем ул бабаң?
– Мөхәммәтҗан. Каракошта торган ул.
– Мөхәммәтҗан! Тукта, тукта, Хамматшаның бертуган агасы Хамматҗанмы?
– Әйе, Мөхәммәтша дәдәмнең агасы.
– Ә-ә, әнә ничек икән! Һе, чулай Хамматҗанны белмәскә соң, безнең кодабыз бит ул, чулай Хамматҗан! Минем анайның бертуган энесенең, Әптел дәдәйнең, уртанчы кызын синең әбиең Гайшә тутай белән тудык бәлеш Усман малаена биргәннәр иде. Пыкрауда туйлары булды. Бабаң белән әбиең дә кодалар булып килгәннәр иде. Әмма егет тә кеше иде яшь чагында бабаң! Бөеренә таянып, бер җырлап җибәрсә, кунакларның һушын ала иде. Исән-сау гынамы соң әле Хамматҗан кода, рәхмәт төшкере!
– Юк, бабай, үлде инде ул! Былтыр көз…
– Үлде? Иһи-һи…
Бабай, чүгәләп, җитди-моңсу кыяфәт белән дога укырга кереште. Шул чагында Клара, бу изге күңелле картка сәдака бирергәме-юкмы дип, кат-кат уйлады, бер-ике тапкыр беләгенә элгән кечкенә сумкасын да ачмакчы булды, ләкин комсомолкага андый эшнең ярамаганлыгын уйлап, ахырда сәдака бирү ниятеннән кайтты.
Бабай авыз эченнән генә: «Урыны җәннәтнең түрендә булсын, амин!» – дип, битен ашыкмыйча гына сыйпады да кире торды.
– Һай гомерләр, гомерләр! – диде ул, үзалдына башын селкеп. – Берәү килә, берәү китә, шулай ул бу дөнья!.. Инде менә сезгә калды тормышлар… Сылу кыз булып үскәнсең, бәбкәм, Алла тәүфыйк бирсен үзеңә!
– Рәхмәт! – диде Клара, нигәдер калтырый башлаган иреннәрен көчкә тыеп.
Бабай бәйләмен алырга дип иелде һәм шул чакта Кларага сыенып торган Алсуны күреп, аның башыннан сыйпады.
– Һи, минем кошчыгым! Исемең ничек әле синең?
– Алсу! – диде бала акрын гына.
– Әй-һәй-һәй, нинди матур икән! Үзең Алсу, әнкәң чәчәктер инде синең, әткәң кем икән соң? – дигән булды бабай, кызчыкны тагын бер кат сөеп, аннары бәйләмен җирдән күтәрде. – Юлыгызны бүлдем, барыгыз инде, үскәннәрем.
Бу очрашу бик дулкынландырды Клараны. Аерылып киткәч тә һаман: «Нинди ягымлы кешеләр, нинди яхшы күңелле кешеләр!» – дип уйланды ул. Моңарчы бер җирдә дә әле аның мондагы кебек йомшак мөгамәлә, якты чырай күргәне, мондагы кебек шигъри тәмле итеп сөйләүне ишеткәне юк иде. Гаҗәп иде бу! Әллә аңа карата гына шулай микән? Үзара, бәлкем, алай ук түгелләрдер. Тормышны бик мәкерле нәрсә дип әйтәләр бит! Бер төчесен, бер әчесен каптыра, кешеләрне әледән-әле маңгайлары белән чәкәштергәли генә тора, диләр. Әмма шулай да кешеләргә изгелек хас булырга тиеш. Бик борыннан аларның йөрәкләренә салынган орлык булырга тиеш бу… Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык кешеләрнең