Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 1 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03859-1



Скачать книгу

үземне артык тыныч тоям. Гүя мин үтеп барышлый тукталган бер сәяхәтчемен – сабыр гына бу таш йортларга, бу очраган кешеләргә күзәтү, сынау күзе белән карап, акрын гына йөрим. Хәтеремдә: фронтта хыялланган вакытларымда, исән-сау кайтсам, бу урамнардан ал канатлар өстендә очармын, бөтен кеше мине таныр, мин үзем дә очраган бер кешенең, күңелемнән генә булса да, кулын кысып үтәрмен дип уйлый идем… Хәер, очраклы бер шәһәрдә булмыйча, үз шәһәремдә йөрүемне һәрбер йортның миңа бик яхшы таныш булуыннан күреп торам. Хәтта бу йортлар үзләре дә мине таныйлар шикелле… Ә шулай да үтеп киткән авыр сугыш еллары җанлы кешеләргә генә түгел, менә шушы таш йортларга да тирән эз салып калдырган: фасадларының төсләре уңган, штукатурлары кубып-кубып төшкән; кайбер тәрәзәләр фанерлар белән ямалган: менә үзәк урамдагы заманында иң шәп саналган гостиницаның тәрәзәләреннән тимер мич морҗалары урамга чыгып торалар. Мин бу хәлгә һич гаҗәпләнмим, киресенчә, тузган, таушалган шәһәремә, үз җилкәсендә күп авырлыкларны күтәреп чыкканы өчен, кулымны күкрәгемә куеп, ихтирам белән баш иеп үтәсем килә.

      Безнең хәтер кешеләрне, аерылышу вакытында ничек күргән булса, шул хәлендә саклый, елларның аларны күпмегә үзгәртүен без яңадан кайтып күргәч кенә беләбез. Дүрт елдан соң кайтып, шушы бер көн эчендә күреп өлгергән таныш-белешләремнең күбесе минем хәтеремдә сакланган элекке сурәтләренә шактый төзәтмәләр кертте. Аларның чырайлары да, үз-үзләрен тотулары да, хәтта өс-башлары да мин уйлаганнан башкачарак булып чыкты; битләрендә җыерчыклар тирәнәйгән, чәчләре көмешләнгән, күзләре, эчкәрәк бата төшеп, күп нәрсәләрнең серен белгәндәй, җитди, сабыр карыйлар. Сөйләшкәндә күзгә туры карарга гадәтләнгәннәр һәм үзләре сөйләүдән бигрәк сорашырга, тыңларга ярата төшәләр. Ничектер алар тыштан картаю гына түгел, эчтән олыгайган, рухи чыныккан кебекләр.

      Мин, фронттан кайткан кеше булсам да, биредә яшәгән танышларымның шулай үзгәрүләрен күргәч, үз-үземә, тыйнаграк булырга кирәк, дидем. Ихтимал, менә хәзер шәһәрне һәм аның кешеләрен сәяхәтче сыман салкын кан белән күзәтеп йөрүемнең сәбәбе дә шуңардандыр… Ихтимал, бүгенге һаваның да тәэсире юк түгелдер… Ничә әйтсәң дә – көз. Ара-тирә кискен генә чиркандыргыч җил исеп куя. Кайсы яктан искәнен дә белеп булмый бу җилнең… Тик урам уртасыннан кинәт бөтерелеп тузан күтәрелә, җирдәге вак-төяк чүпләрне әйләндереп, кыштырдатып, кызу гына өереп алып китә, һәм тиз арада бу өермә каядыр кереп качкан яки бәрелеп таралган шикелле юкка да чыга. Урам янә тынып кала… Янә берәр чаттан кисәк кенә килеп чыккан очраклы җил биткә килеп бәрелә, итәк чабуларын ачып ташлый.

      Күктә, шактый биектә, кара-соры болытлар бер-берсен куа-куа ашыгып агалар. Кайчан алар бер-берсен куып җитәләр дә, аралашып, буталып, күк йөзен тоташ каплап алалар. Кояш күздән югала, шәһәр өсте караңгыланып, һава салкынаеп китә. Кайчак исә ул болытлар бер-берсеннән аерыла башлый. Күктә ачылган зәңгәрлектән янә кояш карый, һәм шәһәр өсте кара, якты шәүләләр белән чуарлана.

      Мин шәһәрнең иң җанлы, иң төзек урамы буйлап бер очыннан икенче очына кадәр ашыкмыйча гына үттем. Кире борылып килешли, миндә бер якын