Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

Беренче чиратта курай моңы, халык көйләре җирлегендә Әмирхан үзе тәрбияләнә. (Автор хикәяләүче персонажның исемен шулай атый.) Үзенең 13–14 яшьлек чагын ул болай сурәтли: «…күңел кыллары үзеннән-үзе тибрәнеп, йөрәктә җыр-моң туарга тора. Хыялның да бик җилкенгән, эзләнгән, очынган чагы». Әмирхан бала вакыттан ук күзәткән Тимербай карт, Миңнегәрәй абзыйлар – һәрберсе дә физик эш белән шөгылләнүчеләр. Әмма аларның беренчесе «өч-дүрт тишегеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, эче куыш, җип-җиңел, кибеп беткән көпшәдән шундый гаҗәеп озын көйләр чыгара». Икенчесе исә ял көннәрендә Дим буе авылларыннан җыелган муллаларны кунак итеп, алар өчен чакырылган «аз гына кылый, аз гына шадра, озын буйлы» курайчыны һәм аңа кушылып җырларга яраткан Котлыяр мулланы тыңлап, ата-бабадан килгән традицияләргә тугрылык саклый, бу байлыкны алдагы буынга тапшырырга кирәклекне тоеп яши.

      Миңнегәрәй абзый йортында яңгыраган моңлы җыр лирик геройның хәтерендә уелып калган, күңел дулкыннарын тибрәндергән. «…башкортның тиңсез бай, гүзәл, сихри җыр-моңнары минем каерылып өлгермәгән күңелемә гомерлеккә диярлек сеңеп калды булса кирәк…» – ди ул. Чыннан да, элгәреге еллардагы моңның көчен, тәэсирләрен хикәяләүче күп вакытлар узгач та оныта алмый. Казанда радиокомитетта эшли башлагач, аңа курай моңын Исмәгыйль абзыйның калай кураеннан ишетергә туры килә. Әмирхан күптән ишетелгән курай тавышын, моңын исенә төшерә. Исмәгыйль абзый белән булган әңгәмәдән соң ул кура курайны Татарстанда табып булмаганын аңлап ала. Әмирхан андый курайны Сакмар буендагы Куандык төбәгеннән барып таба.

      Татар җыры, моңы турындагы фикерләр Ә. Еникидә бик еш яңгырый. Аеруча «Кем җырлады?», «Курай», «Җиз кыңгырау», «Матурлык» хикәяләрендә, «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда җыр-музыка культы бик көчле. Шуңа нигезләнеп, Ә. Еники көй, моң аша геройлары арасындагы эчке, яшерен бер мөнәсәбәтне ачып салу максатын куя дигән фикергә киләбез.

      Татар әдәбияты классигы Ә. Еникинең музыка сәнгате белән кызыксынуы һәм аңа тартылуы гомер буена сузылган. Беренче нәүбәттә аның әтисе Нигъмәтҗан абзый җырга сәләтле кеше булган. «Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә… Атакайның нечкәрәк тавыш белән сузып кына җырлаганын читтән генә, тынымны да чыгармыйча, бик әсәрләнеп тыңлый торган идем. Тик, ни хикмәттер, атакайның бу җыр-музыка сәләте миңа бер дә күчмәгән – мин җырлый да белмәдем, берәр уен коралында уйнарга да өйрәнә алмадым», – дип яза Ә. Еники «Соңгы китап» повестенда. Хәтта унҗиде яшендә иҗат иткән өйрәнчек хикәясенең «Озын көй тыңлаганда» дип аталуы Әмирханда музыка, моң орлыкларының гаять иртә салынуы турында сөйли.

      Ә. Еники хикәяләренең эстетик концепциясендә милли рух, милли моңга бай образларның күп булуы әдип шәхесенең киң эрудициясе, әхлакый эзләнүләренең дә нәтиҗәсе булып тора. Чыннан да, халык характерының һәм халык яшәешенең ерактан килүче әхлакый чыганакларын автор үзе үткән юлны, анда очраган кешеләрнең типик сыйфатларын гомумиләштерү һәм