Название | Матурлык |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03832-4 |
Ә. Еникинең кырыгынчы елларда иҗат иткән «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге», «Кунакчыл дошман», «Икенче көнне», «Тауларга карап» хикәяләре психологик прозаның гүзәл үрнәкләре булып торалар. Аларның эчтәлеге драматик һәм фаҗи-гале җирлектә ачыла. Арада фаҗигалелек ягыннан иң тәэсирлесе – «Кунакчыл дошман» хикәяседер. Бу әсәр үзәгенә салынган вакыйгалар аерым үзенчәлекле, чөнки немецларның рус солдатларына икмәк тәкъдим итүләре, аларны сыйлаулары гадәти вакыйгалар түгел. Сугыш һәм кеше язмышы хикәядә типик булмаган хәлләргә куеп тасвирлана. Сугыш хорафатлары янындагы матурлыкны күрү мөмкин дә түгел. Язучы аны бик гадәти генә мәк чәчәге монологы рәвешендә тәкъдим итә.
Әдипнең «Мәк чәчәге» нәсерендә сурәтләнгән мәк чә-чәге матурлык, тынычлык, иминлек символы буларак күзаллана. Автор, мәк чәчәге образын кертеп, тереклек һәм кешелек дөньясы арасындагы бәйләнешнең бер гүзәл үрнәген тудырырга омтыла.
Мәк чәчәге образ буларак тулы эшләнгән: аның үт-кәне, бүгенгесе бар; хәзерге вакытта ул – кешелек дөнья-сындагы кискен вакыйгалар шаһиты. Аның тирә-якны күзәтеп утыруы укучыны сугыш булып узган җирлеккә алып килә. Хикәя мәк чәчәгенең солдатка мөрәҗәгате рәвешендә башланып китә, һәм аның бомба шартлаудан барлыкка килгән чокыр төбендә беренче тереклек билгесе булуына игътибар юнәлтелә: «…Мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә биек тау булып коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә – мин берсен дә күрмим…» Сынландыру алымын кулланып иҗат ителгән мәк чәчәгенең эчке монологында тирән фәлсәфи мәгънә ачыла: тирә-юньнән, мохиттән аерылу аның өчен зур фаҗига; әйләнә-тирә тереклектән башка яшәү мәгънәсе югала.
Символик образ булган мәк чәчәгенең тормышы ике чорга бүлеп бирелә: беренчесе – бакчада, барлык чәчәкләр белән бергә үсеп утырган вакыт, икенчесе – явыз дош-ман гүзәл бакчаны кара туфракка әйләндереп куйган-нан соңгы чор. Мәк чәчәге тормышындагы кискен үзгә-реш нәсернең яңгырашын тагын да көчәйтә. Эндәшләр, мөрәҗәгать итү формасын куллану, хикәяләүнең чәчәкнең монологы аша бирелүе әсәрнең эмоциональ тәэсир көчен арттыра. Мәк чәчәге, тирәлектән, тереклек дөньясын-нан аерылган булуына да карамастан, кешеләргә булган җылы мөнәсәбәтен сагынып искә төшерә. «Сез беләсез инде: без, чәчәкләр, кешеләрне ничек сөя, ничек алар янында булырга ярата идек! Кайчандыр ак пәрдәләр җилфердәшкән тәрәзәләр эченнән яңгыраган дәртле тавышларын, шат көлүләрен, моңлы җырларын сөенә-сөенә тыңлый идек…» Мәк чәчәге – матурлык билгесе. Ул гадәти булмаган хәлгә куелган, хәзер ул чокыр төбен-дә гомер кичерә. Автор, типик образны типик булмаган хәлгә куеп, сугышның фаҗига булуын искәртә. Чокыр төбендәге