Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар. Әхәт Гаффар

Читать онлайн.
Название Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар
Автор произведения Әхәт Гаффар
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03161-5



Скачать книгу

батышларының ни серкәсе йокмаган, ди.

      Төклетур атлы әтисе аңа:

      – Мин сиңа чәчәкләрне күзеңне йомган килеш тә танырга, гадәтләрен белергә, кара төндә анда-санда очынып йөрмәскә, үз өеңдә тыныч кына утырырга, көндезләрен килделе-киттеле җирләргә кермәскә өйрәтмәдеммени, улым? – дигән.

      Әнкәсе Төклерату, моңа өстәп:

      – Иртәнге чыклар кибеп, кояш батканчыга хәтле төрледән төрле чәчәкләрнең, борыныңны томаласаң да әллә нинди хуш исле булуларын, кайсы чәчәк чынаягында нинди татлы, нинди баллы су чишмәсе тулып торганын, аны ничек-ничек итеп эчәргә кирәген мин сиңа әйтмәдеммени? – дигән.

      Төклетура малае – аның йөздән йөз төсләрдәге чәчәкле, мең-мең хуш исле илендәге бөтен туган Күче әйткәнчә, инде Төксез Тура булып калган малай:

      – Төкле идем – бәхетле идем, Тура идем – Туган дәүләтле идем. Инде менә мин – Төкле Тура атлы малай – төксез (ә «төкле» дию – бәхетле булу дигән сүз ул!), әйе, мин – Төкле Тура исемле малай – төксез-бәхетсез Турага әйләнеп калдым. Мин хәзер – турамга гына, тураклап ташлауга гына яраклы шәп-шәрә Тура. Ә газиздән дә газизрәк минем Туран дигән туган илем дә шәп-шәрә, – дигән дә, ди, теге чәчтараш апа аның иң соңгы төге итеп кисмичә калдырган әлеге дә баягы бердәнбер исән-имин калган күз керфеген, елый-елый, үзенең уң канатына салган да киткән…

      Шуннан соң ул Төксез Тура гына түгел, ә бәлки Очмас та Тура гына булып калган, ди.

      Шәп-шәрә.

      Сызламык Теш

      Яшәгән, ди, булган, ди, Теш атлы бер малай. Үзе матур, көчле, үткер, күренеп китсә дә, таң калдырырлык, һушыңнан яздырырлык, ди, инде менә. Шикәрдәй ап-ак, сөттәй пакь, ди, бу. Җем-җем елтырап, ахактай агарып кына, ашаганда керт тә керт итеп, чәй эчкәндә тып-тын гына үз казнасында утыра да утыра, ди, инде. Ул теш бер-бер күзгә күренеп китсәме? Дөньялар яктырып, моны абайлаганнарның күңелләре ачылып, күтәрелеп, киңәеп, кинәнеп китә икән. И-и, шулай яшәп торулары моңа шундый рәхәт икән. Таза-сау, тырыш, өлгер, эш сөючән булгач нишләсен инде. Әйбәт, тәти икәнсең, шундый булмыйча хәлең юк. Көне-төне чәйнәү, кимерү, вату, сындыру, өзгәләү дә тарткалау, тетмәңне тетү, тагын кушылган бөтен эшне җиренә җиткереп, карышусыз эшләү җиңел эш түгел ул, әйе. Әле берүзең генә булганда бер хәер. Ә яныңда синнән кала үзең шикелле тагын утыз бер теш бар бит. Аларны кая куймак кирәк. Алар да төшеп калганнардан түгел, менә дигән эшлекле, тырыш, әйбәт тешләр. Аларча булмыйча кая барасың?

      Менә шулай ипле, җайлы, шат килеш кенә торып торганда, Теш атлы малайга чәйнәр дисәң чәйнәп, ватар дисәң ватып, тетәм дисәң тетеп булмастай дәп-дәү Кайгы-хәсрәт килеп төшкән, ди. Эш болай булган. Бу Теш атлы малайның Хуҗасы берзаманны ашау-эчү дигәндә гуҗ, тамагы туймас, әрсез, талымсыз кешегә әйләнгән дә куйган. Авызына ни керсә, шуны ашый икән, әле сап-салкын сөт чөмерә, шуның соңында ук әле кап-кайнар чәй, каһвә эчә икән. Шушы Теш малае турысына китереп, каты-коты ипи ашый, чикләвек вата, җеп өзә, тимерчыбык, кадак бөгә, кока-кола шешәләренең бөкеләрен каерып ача, сөяк кимерә, урам этләренә, мәчеләргә ыржая, тиктормастан кешеләрдән көлә, бала-чаганы куркыта башлаган. Теш атлы малай оятыннан кая кереп качарга белмәгән. Үз өең шикелле