Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни

Читать онлайн.
Название Йөзек кашы / Перстень
Автор произведения Фатих Хусни
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-04257-4



Скачать книгу

сата да сата. Үзе дә бик көяз кеше иде шул, каһәр. Каракүл бүрекне кыңгыр салган, өстендә трико кәзәки, кәзәки кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора, ә телгә дисәң, товарын мактарга дисәң, авызына шайтан төкергән инде. «Бу алманы сез моңа чаклы күрмәдегез, моннан соң күрәчәк түгелсез, алып калыгыз», – ди. Безнең авыл кешеләренә шул җитә кала, этешә-төртешә кабаланалар. Янәсе, миңа үлчә дә, миңа үлчә.

      Без, малайлар, арба артыннан ияреп йөрибез. Алманың исен иснәгән өчен акча сорамыйлар, алманың үзен алырга акчабыз юк, арба артыннан да ияреп йөрмәгәч, безгә ни кала соң?

      Атын күргәнмен, арбасын күргәнмен, алмасын күргәнмен, ә менә алма әрҗәләре арасында кысылып утырган кечкенә генә кызны, түгәрәк ак беләкле, кап-кара күзле, башына салам эшләпә кигән кызны моңа чаклы күрмичә торганмын. Алма сатучының үз кызыдыр инде ул, шөпшә төслерәк икән. Алай дисәң, шөпшәнең күзләре кара булмый бугай. Нинди була соң әле шөпшәнең күзләре? Аты әйбәт, арбасы әйбәт, алмасы әйбәт, ә кызы барыннан да әйбәтрәк. Шөпшә төсле дип юри генә әйттем мин, бөтенләй шөпшә төсле түгел.

      Бүтәннәр алма карыйлар, мин кыз карыйм. Кыланчык нәрсә икән, эшләпәсенә ал лента бәйләгән булган. Безнең авылныкы булса, мин аның ул эшләпәсен чәнчә бармак белән эләктереп алыр идем дә өй түбәсенә атып бәрер идем. «Алып бир» дә «алып бир» дип, соңыннан минем тирәмдә тик бөтерелеп йөрсен. Безнең авылныкы түгел шул. Әллә, алма караган булып, якынрак килеп караргамы? Әтисе күрер каһәрнең. Алма чәлдерергә йөрисең, дип, борынга чиртер. Шулай да арбага якынрак елышам, арт карамага тотынам. Бушаган әрҗәләргә поса төшеп, кызга якыннанрак карап торам. Шактый ук озак карап торам, ә ул күрми дә күрми. Ә күрсен иде, каһәр. Бер дә булмаса, әтисе күрсен иде. Ә болай берсе дә күрми. Әллә арба тәгәрмәченә басып караргамы? Бастым. Кинәт үсеп киттем. Кызны хәзер колак йомшакларына чаклы күрә башладым. Әллә агач ботагында алма белән бергә үстеме икән ул? Битләре нәкъ алма төсле. Чәчен зәңгәр лента белән кушып үргән, маңгае ап-ак, күзләре түгелергә торган төсле. Ә үзе шул кечкенә генә куллары белән үлчәү тәлинкәсе тирәсендә маташкан була. Герләр алып сала, алма тутырыша, мине ичмасам бар дип тә белми. Ачуымны китерсә, чәч үргеченнән тартырмын әле. Уйлавым булды – тартуым булды. Карамас җиреннән карады кызың. Карады, аннары көлеп җибәрде. Тешләре уенчык төсле ап-ак. Алма ашап шулай агарып беткәндер инде ул, дим эчемнән генә. Ә үзем, күземне терәп, карап тик торам. Кыз үлчәү тәлинкәсе тирәсендә бераз маташты да тагын борылды, тагын миңа карады. Бу юлы инде мин аның бит очындагы кечкенә миңенә чаклы күреп калдым. Әйбәт кыз, әйбәт. Безнең авылныкы булса, мин аның хәйләсен табар идем, колак йомшагыннан гына тешләп алыр идем, безнең авылныкы түгел шул.

      Дөресен генә әйткәндә, әллә ни эшләдем мин. Алманың исен сизми башладым, үземнең Кәҗә Шаяхмәт малае гына икәнлегемне оныттым, ә Госманнар әнә һаман шул тирәдә чуалалар. Берсе, берәүгә дә сиздермичә, эләктерде дә бугай, ахры. Алма сатучы килер дә китәр, иптәш малайлардан аерылырга ярамый. Ачык