Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир

Читать онлайн.
Название Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
Автор произведения Мирсай Амир
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-04226-0



Скачать книгу

социалистик хуҗалык торгызырга кирәк. Моның өчен эшне үзебезнекеләрне чыбыклаудан башларга туры килә. Әнә ул Имәлиләрне, Ибрайларны, Күчәрбай кебекләрне бик яхшылап өйрәтергә кирәк бит. «Рәтсез тормышыңны рәтләү өчен зарланып йөреп эш чыкмый, кулакны әшәке сүзләр белән сүгеп кенә дөнья төзәлми» дип, колакларына тукырга кирәк бит аларның. «Менә сиңа җир, менә сиңа машина, менә сиңа закон» дип төртеп күрсәтү генә дә җитми, эшләп күрсәтергә кирәк бит аларга. Болар безнең эш бит, ә! Партия куша бит моны безгә – комсомолецларга, Ленин куша…

      – Әйе, Гаяз туган, эш зур, эш җитди. Тик менә шуны нәрсәдән башлап җибәрергә?

      – Нәрсәдән димә инде син, Ильяс дус, – диде Гаяз, – кайчан диген.

      Аның бу сүзләре миңа тагын да аңлашылып җитмәделәр.

      – Ничек «кайчан»?

      – Әйе, кайчан барырга? Иң элек үзебезнекеләр белән сөйләшеп, алар исеменнән барыргамы, әллә башта үзебез генә барып сөйләшеп кайтыргамы?

      – Тукта әле, Гаяз, кайда бару турында сөйлисең син?

      – Билгеле, совхозга.

      Совхозга бару фикере минем өчен һич көтелмәгән яңалык иде. Ләкин Гаязның аны һәр икебезгә нык таныш мәсьәлә төсендә китереп куюына карап сизендем: бу да минем баягы – Артыкбикә турында хыялга батып онытылуым бәласе булса кирәк. Аязгуловтан чыккан тәкъдимдер. Юк, Гаязга серне ачмый ярамас.

      – Гаяз, – дидем мин, – тиргәсәң тиргә, үтерсәң үтер: мин гаепле.

      – Нәрсә булды?

      – Совхоз турында беренче ишетүем. Берни аңламыйм.

      Минем бу сүзләрем Гаяз өчен бөтенләй көтелмәгән булып чыкты. Ул әкрен генә атлап барган җиреннән тукталып ук калды. Аның тукталуы мине дә туктатты – әйтерсең мин аңа җеп белән беркетелгәнмен. Шундый ихтыярсыз тукталу иде бу. Гаязның зур булып ачылган кара күзләрендә тирән гаҗәпләнү билгесе күренә иде. Ул берсүзсез минем күзләремә туп-туры карап торды да башын селкеп куйды. Аның бу хәрәкәте миңа ачыктан-ачык «Ай-яй, Ильяс, болай ук булырсың дип көтмәгән идем, оят түгелме сиңа?» дигән шелтәне аңлата иде. Мин, үземнең нинди дә булса бер бик әһәмиятле мәсьәләдә гафу ителмәс дәрәҗәдә илтифатсызлык күрсәтеп үткәнлегемне, читтә калганлыгымны сизенеп кызара башладым.

      – Ярый әле, – диде Гаяз, көрсенеп куйды, – ичмасам, ояла беләсең, кызара беләсең, шуның өчен генә булса да гафу итәргә була үзеңне.

      – Йә, Гаяз, әйт инде, мин нинди ахмаклык эшләдем?

      – Димәк, син Аязгулов сөйләгән сүзләрне бөтенләй ишетмәдең?

      – Әйе, мин Аязгулов сүзләренең барысын да ишетеп бетермәдем. Артыкбикә турындагы көтелмәгән хәбәр минем зиһенемне читкә борып җибәрде.

      – Алай. Димәк, без алдыбызда торган бурычлар турында сөйләшкәндә, ул бурычларны ничек итеп тормышка ашыру планнарын сызганда, син күзле бүкән булып утырдың?

      – Кызганыч, әлбәттә, ләкин факт.

      – Кил алай булса, – диде Гаяз, мине, сул беләгемнән тотып, юлдан читкә алып чыкты.

      Без авыл кырыендагы яшел чирәм өстенә утырдык. Сүзне Гаяз башлады.

      – Белмим, – диде ул, – әллә син начар, әллә мин. Дөрес, Артыкбикә турындагы яңа хәбәр мине дә гаҗәпләндерде.