алдыгызга китереп карагыз сез менә шуны: караңгы төн. Тышта – урамда – берәү дә юк. Бөтен авыл йокыда. Таквә Сәхәүләр тәрәзәсендә генә ут бар. Әкрен генә якын барам. Пәрдә ярыгыннан гына карап торам. Шәфыйк, атна буена сәүдәдә йөреп, файда итеп кайткан да эчәләр. Җырлыйлар. Әйттерәләр. Ата – улны, ана кызны белми – кочакланышалар, үбешәләр. Карап торам-торам да, йөрәгемә чыдый алмагач, ачу белән тәрәзә төпләрендә шакылдыйм. Алар мине эчәргә сорый дип аңлыйлар – берсе, стакан белән аракы тотып, урамга чыга, «Мә, Имәли, кәефләнеп җибәр» ди. Мине тынычландырмакчылар, имеш. Юк. Мин аларныкын эчмим. Юк, мин алардан аракы сорамыйм. Эчсәм, хәләл аракы эчәм мин. Тынычлыкларын бозасым килеп кенә аларның тәрәзә төпләрендә шомлы тавыш чыгарам. Шуннан соң минем шакылдавыгым беразга күтәренке көй уйный. Низамыйлар урамына килеп чыккач, тагын йөрәгем сыкрый башлый. Тагын шул хәл: бөтен урам йоклый, Низамыйларның бакчага күмелгән тәрәзәләрендә генә ут ялтырый. Анда да барам. Төшерелгән пәрдәләр арасында минем күз сыярлык кына ярык табыла. Аларда каладан, Низамыйның абзыйсы яныннан килгән кунаклар була. Эчәләр. Белеп торам, безнең кооператив акчасын эчәләр. Тагын йөрәгем түзми. Тагын ачу белән шакылдатып китәм. Низамый минем бу гадәтемне яратмый, шулай бит, Низамый (ул, алгы сафта кашларын җимереп утыручы Низамыйга карап, шундый сорау бирә. Низамый эндәшми, көчәнеп елмая)? Син яратмаганга күрә мин шулай эшлим, – дип куя Имәли һәм, аның белән озак мавыкмыйча, яңадан үзенә кайта. – Эчмәгән чакларында да тынгы бирмим мин аларга. Була шундый төннәр. Караңгы. Җил. Давыл. Кое сиртмәләреннән асылган арканнар ямьсез тавыш чыгарып сызгыралар. Мин әкрен генә шакылдыйм. Авыл тынычлап йоклый. Таквә Сәхәүләр дә йоклыйлар. Шундый вакытта исемә төшә минем: «Мин соң шул Таквә Сәхәүләрне тынычлап йоклатыр өчен сугышып йөрдеммени?» – дим. Тагын йөрәгем кузгала. Әкрен генә тәрәзә төбенә киләм. Өй эчендәге тынлыкны бераз тыңлап торам да кинәт бөтен көчемә шакылдата башлыйм. Аннан соң Таквә Сәхәүнең куркып уянуын, «Колһуалла» укып әйләнеп ятуын күз алдыма китереп көләм. Бераз йөрәгем басылып кала… Менә шулай тилереп йөри идем бит мин. Хәзер менә дөньяны тагын икенче төрлерәк күрә башладым инде. Хәзер надан үткәргән гомеремне жәлләп кенә җаным әрни…