Каһәр. Хисам Камалов

Читать онлайн.
Название Каһәр
Автор произведения Хисам Камалов
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 2018
isbn 978-529-803573-6



Скачать книгу

диде.

      Завод санчастена алып керүләрен хәтерлим, аннары – белмим. Бервакыт таң алдыннан күзләремне ачсам, мин үз караватымда ятам, баш очымда Рита елап утыра… Менә ничек булды. Уф, хәлләр…

      – Ә тегене тоттылармы?

      – Юк, әйтмәделәр, – дип дәвам итте Рита апа. – Операция ясап, пуляны алгач, Оттоның хәле начарланды, ул сатлык җан белән кызыксынмадык та. Хәрби часть врачлары бик нык булышты. Шулар аякка бастырды… Менә Советлар өчен кан түкте Отто. Нәрсә булыр инде? Бәхеткә, пуля сөякне ватмаган. Врачлар, күлмәк белән туган, дип әйтте. Ничек булыр, ә бит үтерүләре дә мөмкин иде. Отто күп белгәнлек белән «авырый», мин, катышма, дип әйтә киләм, «трамвай законы»н беләсеңме? Башыңны сузма! Менә иң яхшысы шул…

      – Ул закон белән генә яшәп булмый, – дип әйтеп куйды әти дымык кына. Отто аны җөпләмәде дә, инкяр дә итмәде. – Ә хәзер эшләр ничек соң? – дип, әти аның кулына ымлады һәм нинди чутка яшәүләре белән кызыксынды.

      – Продукция карточкалары бирделәр, – диде Рита апа.

      – Юк, мин эш мәсьәләсен әйткән идем.

      – Оттоны шул үзе эшли торган эшендә калдырдылар, консерв цехының баш механигы итеп. Менә ничә ай инде бюллетень белән акча түлиләр. Элеккеге зарплатасыннан күбрәк… – Рита апа шатлана-шатлана сөйли иде.

      – Кан түккән өчен инде, кан түккән өчен, – дип куйды әни.

      – Тормыш әллә элеккегедән әйбәтрәк булыр микән? – Рита апа эчендәге ниндидер шиген чыгарып бетермичә генә әйтте.

      – Әлбәттә инде, ә ни өчен, алайса, Советларга кушылдык соң? – диде Отто.

      – Карточка паёгы белән әллә ни сикереп булмый… – Рита апа тагын әйтеп бетермәде.

      – Шулай да, ичмаса, гарантияле, – дип, бик шат күңел белән сөйләнде Отто.

      – Шартлар элеккегедән күпкә яхшырырга тиеш, – диде әти һәм өстәлдәге ак күмәчне алып күрсәтте. – Латышларның мондый ак калач күргәннәре булмаган икән. Гаҗәпләнәләр. Мондый бодай бары Рәсәйнең кара туфраклы җирләрендә генә үсә. Ә кара туфрак ул – алтын. Биредә андый балчыкны төшләрендә дә күргәннәре юк. Көлсу туфрак бик ярлы бит ул. Анда үскән бодай, арыштан яхшы сыйфатлы ипи пешереп булмый. Рәсәй бодаен яки арышын өстәмә итеп кушарга кирәк. Элекке Латвия хөкүмәтенең күп байлыгы бездән сатып алган икмәккә киткән.

      – Анда әллә ниләр сөйлиләр, сездә хәлләр ничек? – диде Рита апа, пышылдап.

      – Ул-бу сизелми шикелле… – Әти җилкәләрен сикертте һәм ниндидер тонык тавыш белән әйтеп куйды: – Хәлләр шактый киеренке. Бер врачны кулга алдылар. Ни өчен икәнен белмиләр, гаиләсе дә белми.

      – Ә бездә, – диде Отто, өстәлгә башын ия төшеп, – завод директоры итеп подпольеда яткан большевик Лункалн дигән бик ипле, әйбәт кешене куйганнар иде. Эшчеләрне туплап, эшне яхшы гына юлга салган иде. Диверсантлар шартлатып киткән цехны торгызды. Эшчеләр белән бергә үзе көрәк, лом тотып эшләде. Биш ай дигәндә, завод элеккедән яхшырак эшли башлады. Әмма артында ниндидер чыш-пыш йөрде. Беркөнне иртән эшкә килмәде. Төнлә милиционерлар