Название | Сөйлим, тыңла… |
---|---|
Автор произведения | Нәбирә Гыйматдинова |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-529-803133-2 |
…Төш бүтән кабатланмады.
…Ябык гәүдәсендә таякка элгән сыман җилфердәгән кәчтүменең соңгы төймәсен каптыргач, Нурулла:
– Хуш, мин әзер, – диде. – Безнең бүген җыелыш, бичәсе.
– Савыгыр иең әүвәле, Нурла.
– Мин тере, мин исән, бичәсе!
– Йөрәгең зәгыйфь әле…
– Шым бул, бичәсе! Адым саен чир белән авыз чайкама! Минем чурайбатырлыларга тәҗел сүзем бар!
Клуб, кәбестә басуы кебек, яулыклы, бүрекле «башлар» белән чуарланган иде. Әһә, һәркем могҗиза белән күрешмәкче! «Нуруллага тегеннән бик күп нәрсәләр әйтеп җибәргәннәр, ди. Үлеп терелгәч, әүлия өммәтеннән икән Нурулла… Баш түбәсендә нур балкый икән…» – Бу чыш-пышлар көлке иде, билләһи. Җилдән яралган әлеге матур гайбәт өчен кайсысын тотып ярасың ди, йә?
Урман сыман шаулаган халык ул сәхнәгә менгәч басылды.
– Нишләп кул чапмыйсыз? – диде Нурулла, авылдашларының энә күк чәнчегән карашларыннан өшеп. Аңлашулары җиңел булмас, ахрысы. Авыл өстендәге сасы ис клубка да тулган иде. Кешеләрнең өс-башларына ук сеңгән бугай. Менә хәзер һәркайсының киемен салдыр да утка як, чөнки ят ис юып кына бетмәячәк. Ә нәҗес агызып көйдергән-яндырган үле туфракта илле ел бөртек чәчмә!
Арткы рәтләрдән берничә ир, күңел өчен генә дигәндәй, учын учка шапылдатты.
– Ярый, алкышламагыз, мин артист түгел бит… – Нурулла терсәге белән трибунага таянды. Ышан бу хыянәтче йөрәккә! – Җәмәгать, фәрман нигезендә өч көннән дуңгыз фермаларын ябабыз!
Берәү таягы белән шак-шок идәнне кыйнады. Мирхан мулла!
– Кем фәрманы ул, кем, Сафиулла углы? Шәрехлә! Безне томана сарыкка санама, теге, кем, иптәш персидәтел!
– Күкләрнеке! – Нурулла бармагын түшәмгә кадады һәм соңгы арада булып узган хәлләрдән соң суынып, тыныч кына тамырларында агарга тиешле кан, кисәк кайнарланып, аның башына йөгерде. – Син, Мирхан абзый, халыкка хәрәм белән хәләлне аерып күрсәтәсе дин әһеле, ни оятың белән шундый сорау бирәсең монда?!
– Тукта, энем, тукта! – Карт урындыгыннан күтәрелде. – Бүгеннән мин муллалыкны ташладым. Ничу ягылмаган салкын мәчеттә аяк туңдырып, өч тиен сәдака көтеп утырырга! Сорау да бирәм, авызымны ябалмассың, нибуч! Фермаларны тузгытып, син халыкны ризыктан өзәсең түлке, Сафиулла углы. Ысталин заманында сине баганага терәп атарлар иде, син – халык дошманы!
Зал, төркемнәргә бүленеп, бер-берсе белән ызгышырга тотынды. Ук төсле, һавада сүзләр «сызгырышты». Әйтерсең клубта мәхшәр купты. Йа, болар аның белән гомер юлыннан атлаган агай-энеләр, апа-абыйлармы соң? Ниһаять, бу Чурайбатыр авылымы? Моннан өч ел элек урамда койрык болгаган һәр эт Нуруллага таныш иде. Якын таныш иде! Ул аларның өрүеннән үк аера иде. Авылдашларының олысы-кечесе аның җандашы кебек иде. Ә бүген ир бөтенләй башка мәмләкәткә эләкте шикелле. Егерме ел дәверендә ул аларны беләм дип йөрде, хәтта ки масаеп әйтте: «Сезне мин үтәли күрәм», – диде. Белми. Һәм үтәли дә күрми. Җитмеш җиде кабык белән чорналган болар… Белми… Ни кызганыч! Ә менә аны белергә