Название | Сөйлим, тыңла… |
---|---|
Автор произведения | Нәбирә Гыйматдинова |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-529-803133-2 |
– Хәтерлисеңме, син минем букчамны иң югары ботакка чөйгән идең.
– Кайтам да кайтам дип, ачуны чыгардың бит, Туйбикә.
– Әй, җыен бала-чага сүзе сөйлибез инде! – Хатын кисәк кенә туктады. – Азизов, бу районда мин өч ел да биш ай яшим! Син нишләп моңарчы, Туйбикә, хәлләрең ничек, дип, ишегемне какмадың, ә?
– Йөрәгем белән кактым бит, Туйбикә.
– Йөрәгем белән, имеш! Син миңа мәет килеш кирәк түгел, Азизов!
Нурулла «күбәләк»нең кулыннан тотты.
– Хәлләрең ничек, Туйбикә?
– Миннән көлмә, яме, Азизов, – диде хатын. – Теге Туйбикә юк инде ул. Дөнья мине уңлы-суллы яңаклады, Азизов. Син минем хакта ни беләсең инде, йә? Казанда укыганда киреләнмәсәң, бергә каласы идек без, ә син – боз сын, әз генә дә эремәдең. Профессор малаеннан мин ун елдан соң, улыбыз исәйгәч аерылдым. Вак иде, эт бете иде. Ир затларыннан уңмадым мин, Азизов. Җир синдәйләрне бүтән тудырмаган иде. Бүлектә без ике хирург-кардиолог идек. Коллегам операция ясаса – авыру үлә, ә минекеләр өр-яңадан яши! Коллегам шуңа кара коела иде. Көнләшү начар нәрсә икән, Азизов: ул бәндә, юк гаебемне табып, минем өстемнән министрлыкка шикаятьләр язды, клиниканы гайбәт белән сасытты. Мөдир, билгеле, аны яклады, чөнки кодасы иде. Шуннан соң мин клиникасына да, Казанына да «әллүр» дидем дә үзебезгә кайттым. Әләкче коллегамны хәзер операциягә кертмиләр, бармаклары кәкрәйгән икән. Ә син, Азизов, үзең белән таныштырма, яме. Ничә тавык-чебеш асравыңа хәтле хәбәрдар мин. Чурайбатырларга бәхет капкасын ачкан кеше инде син.
Туйбикәнең кулы каз мамыгы сыман йомшак иде, ир аның җылысын йөрәгенә сеңдереп өлгермәде, хатын кисәк кенә читкә тартылды да, күзләрендә пәриләр биетеп:
– Йә, мин һаман чибәрме, Азизов? – диде.
Нурулла каушамаска тиеш иде. Нурулла җир йөзендә нинди назлы сүзләр уйлап табылган, шуларның һәммәсен дә, җыеп, бу күбәләкнең колагына пышылдарга тиеш иде. Ләкин авыз эчендәге агач тел нәрсәдер әвәләде дә әвәләде, әллә җөмләләр, әллә авазлар…
Туйбикә тагын һөҗүмгә күчте:
– Ә син мине әле дә яратасыңмы, Азизов? Нигә баш кына селкисең? Кычкырып әйт, шау тимер! Мин синнән шушы сүзне күпме ишетергә тилмердем!
– Болай да аңлашыла бит, Туйбикә.
– Нәрсә аңлашыла, Азизов?
– Гомер сине уйлап үтеп бара, Туйбикә. Иртә дә син, кич тә син… Инде нәрсә диим?
Әйе, Нурулла тыштан шау тимер, ә күкрәгендә ялкын, өтә-көйдерә иде. Ниһаять, тышауларыңны чиш, ир-ат! Алдыңда хыялыңда кабат терелгән мәхәббәтең түгелмени!
– Каприз, дигән идең, Туйбикә. Ни-нәрсә ул? Аны балга манып ашыйлармы, суда җебетепме?
– Уенга борма, Азизов! – Хатын усалланды. Беркавым туфли очы белән чирәмне изә-сыта җәфалангач: – Өйлән, миңа, Азизов, минем капризым шул, – диде.
Алан бер киңәйде, бер тарайды. Агач-куаклар бер озынайды, бер кыскарды. Кыңгырау чәчәкләрне җил, аска бөгеп, каядыр очырта төсле иде.
Нурулла дәшмәде. Болыт әсәре түшәлмәгән чип-чиста күк йөзенең нәни генә уемы каралып яшь койды.
Бу –