Название | Отколотое зеркало / Китек көзге |
---|---|
Автор произведения | Талгат Галиуллин |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2018 |
isbn | 978-5-298-03622-1 |
Морад, ике гүзәл затны тугызлы «Жигули» ена утыртып, машина куярга җайлы урын табып, төрек кафесына алып керде. Айсылуның матурлыгын төрек кардәшләр дә «чок гүзәл» дип бәяләделәр. Морадка, аның ягына күзен тондырмас өчен, су салу, салфетка бирү кебек мәҗбүри булмаган шөгыльләр табарга туры килде. Тиздән Айсылу «иптәшләр, гафу-гафу, минем барасы җирем бар, сезнең белән дөньямны онытып утырам» дип, озатып куюдан баш тартып, Ләйлә күрмәгәндә, Морадның җилкәсенә орынып, кәс-кәс атлап чыгып та китте.
Алгарак китеп булса да, шулхәтлесен искәртү мөһимдер: Айсылу белән тагын берничә тапкыр уртак мәҗлестә булырга туры килде егеткә. Яшьләрнең туй мәҗлесендә дә түрдә утырды чибәр кыз. Аннан соң ул юкка чыкты. Байтак вакыт узганнан соң гына, Ләйлә мондый җөмлә ычкындырды:
– Айсылу сиңа гашыйк булган икән теге чакта. Аннан соң, Интернет аша танышып, Австралиядә яшәүче татар егетенә кияүгә чыкты. «Иремне яратмавымны тормыш муллыгы, табигать матурлыгы тулыландыра» дигән бер хаты гына килде.
Ләйлә белән Морад ул кичне кафеда икәү генә калгач, үзләрен кавыштырган вакыйганы рәхәтләнеп, җәелеп, көлешеп искә төшереп утырдылар. Һәр кечтеки деталь, машина көзгесендә күзләрнең очрашып алуы, икесенә дә оят булып китү алар өчен ифрат мөһим тоелды.
– Ә син, Морад, күзләремә чумдың.
– Синең күзләрең миңа төбенә зәңгәр күк йөзе төшеп утырган серле кое булып тоелды.
Мондый гәпләшеп вакыт уздырулар икенче, өченче, тагын әллә ничәнче очрашуларда дәвамын тапты, концерт залларына, бию мәйданнарына алып килде. Һәр яңа күрешүдә