күчкән дуслар икенче якта стенага сыланган ишекнең тавышсыз гына ачылып, Голливуд фильмнарындагы шикелле, җир астыннан калыккандай, хакимият башлыгының алларында басып торуын күргәч каушап калдылар. Берсе якыннан, икенчесе җыелышларда, зәңгәр экранда күргәннәре булса да, район хуҗасының мәһабәт гәүдәсенә, иллене узган булса да, җитезлеген җуймаган йөрешенә соклануларын яшерә алмадылар. Бирсә дә бирә икән Ходай яраткан колына. Сиңа, миңа, Нәкыйп белән Талип иптәшләргә тиешле сыйфатларны бер кешедә җыеп күрсәткән. Буй-сынның килешле төзлеген, иңнең киңлеген, таза муенга утыртылган чал чәчле олы башның горур тотышын, сырлары да килешеп торган маңгайның күп акыл җыярлык киңлеген, тиресенә сыеша алмыйча, икегә аерылып, алга чыгып торган иякнең эрелеген, шулар өстенә елмаюга әзер иреннәрнең кабарып торуын әйтәсеңме? Кайнап торган ирлек сыйфатлары, үрчемле кан билгеләре һәр күзәнәге хәрәкәтеннән сизелеп тора. Һәммәсе искитмәле үз урынында. Шулары гына җитмәгән: ипигә сылап ашардай кара җирле, тимер юллы, җир асты байлыклары хәттин ашкан, эшчән халыклы вилаятьне кулына тоттырганнар. Тик менә Талипка чәнечкеле яшькелт-соры күзләре генә бу гәүдә өчен кечерәк булып күренделәр. Ә Нәкыйпнең Фәһимгә нисбәтән партшкола мәхәббәте дөрләп уянып, сөякләре таралып, аңы чуалып киткәндәй булды. Җитмәсә әле, шундый кеше, сабакташын танып, бөркет канатлары кебек кулларын як-якка җәеп, Нәкыйп янына үзе килеп кочаклап алды, аннан, учын турайтып, исем-фамилиясен әйтеп, кулын Талипка сузды.