Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы. Михаил Худяков

Читать онлайн.
Название Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы
Автор произведения Михаил Худяков
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03745-7



Скачать книгу

утырып калды. Аңардан һәм Яңа каладан бөек Василий Васильевич күп зыян-зәүрәт күрде, шуңа да Владимирда Крещениене (бәйрәм) үткәреп, үзенең бөтен кардәшләре һәм кешеләре белән (ханга һөҗүм итәр өчен) Муромга юнәлде. Олуг Мөхәммәд патша исә, моны ишетеп, Иске Нижний янындагы Яңа калага качты, ул шунда яши иде». «Биредә елъязмачы Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан качканнан соң 1445 елның язына кадәр Түбән Новгородта даими яшәвен әйтергә тели», – дип шәрехли Вельяминов-Зернов[20].

      Аның дәлилләрен тикшереп чыгыйк. Чыннан да, әгәр Мөхәммәд хан Казанда даими яшәсә, Вельяминов-Зернов әйткәнчә, ул нигә Нижнийда кышларга ниятләде икән? Моңа мондый фараз белән җавап бирергә мөмкин: яуны көзен башлап, хан аны язын дәвам итәргә уйлаган (чынлыкта шулай була да), шуңа ул, Мәскәүгә һөҗүм иткәндә җайлы булсын өчен, Түбән Новгородны үз кулында тотарга теләгән дә. Вельяминов-Зернов фикеренчә, хан Түбән Новгородта даими яшәсә, елъязмачы аның шунда кышларга ниятләве турында язып та тормас иде: яшәгән җиреңдә кышлау табигый лабаса, һәм ул турыда телгә алып торуның кирәге дә юк.

      Архангель елъязмасының «бөек кенәз әсирлектән азат ителеп, Мәскәүгә Казаннан кайтты» дигән хәбәрен аның Казан тоткынлыгыннан, казаннар кулыннан котылуы дип аңларга кирәк.

      Вельяминов-Зерновның «Куылган хан, Казан турында башына да китермичә, Түбән Новгородны торак итеп сайлап, үзенә башкала итәргә теләмәде микән?»[21] дигән фаразы һични белән нигезләнмәгән. Патша елъязмасыннан ханның «иске Нижний янындагы Яңа калага урнашуыннан» алып «Муромга юнәлүенә» кадәр күпме вакыт узуын билгеләп булмый. Елъязмалар буенча, хан Нижнийга тик 1444 елда гына килә һәм анда «кышларга тели»[22]. Мөхәммәд ханның 1427 елдан алып 1445 елга кадәр мөһаҗир буларак 3000 лек гаскәре белән Нижнийда даими яшәве һәм шуннан Мәскәүгә яу башлавы елъязмаларда берничек чагылмый; Белёвтан куып җибәргәнне, Нижний Новгородта урнашып калуына рус хөкүмәте юл куяр идеме? 1445 елгы яуны кузгатып, Русияне кыен шартларда калдырыр өчен, Мөхәммәд хан гаскәрне тулыландыручы күпсанлы халыкка таянырга һәм үз алдына зур дәүләт бурычлары куярга тиеш иде – Вельяминов-Зернов сурәтләгән сукбай авантюрист образына бу һич тә туры килми.

      Олуг Мөхәммәд турында мәгълүматлар аз сакланса да, килеп җиткән хәбәрләрдән аның зур шәхес булуы күренә. Сарайда ул бик шәп идарә итә, Русия белән мөнәсәбәтләр хуҗаларча нык һәм эзлекле була. Сарайдан куылгач, ул, Кырымга китеп, бәйсез дәүләткә нигез сала, аны Сарай хөкүмәте дә таный. Икенче тапкыр тәхеттән төшкәч тә, Олуг Мөхәммәднең рухы сынмый, ул аз санлы чирүе белән Русиягә килә. Белёв янында русларны җиңгәч, Кырым ханлыгы мисалында, Сарайдан бөтен Урта Идел буен аерып алып, мөстәкыйль дәүләт төзергә ният кыла. Әлеге олпат ниятен ул уңышлы рәвештә тормышка ашыра: көчле дәүләт оеша, һәм аның яшәвен тәэмин итүче зур хәрби көч пәйда була. Русиягә каршы ике явын җиңү белән тәмамлый: 1439 елда ул Мәскәүгә кадәр барып җитә, 1445 елда исә Суздальгә җитә һәм әлеге сугышта Мәскәү патшасын әсирлеккә төшерә. Русия аңа авыр



<p>20</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 9.

<p>21</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – 10 б.

<p>22</p>

ПСРЛ. – Т. VI. – С. 170.