Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы. Михаил Худяков

Читать онлайн.
Название Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы
Автор произведения Михаил Худяков
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03745-7

Скачать книгу

дип аталган җир була инде бу. Күрәсең, ул әлеге солых килешүе буенча Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм солтан карамагына бирелгәндер. Бу уделны рус хөкүмәте үз теләге белән биргәндер дип уйларга ярамый, киресенчә, Олуг Мөхәммәд яулаган иң зур җиңү була бу. Татар ханнары удел кенәзе сыйфатында рус җирләре белән идарә итә башлауның беренче омтылышы дип карарга кирәк аны. Рус тарихчылары Русиядә удел кенәзе сыйфатында хезмәттә торган татар солтаннарының хәлен, гадәттә, мескен һәм түбәнлекле итеп күрсәтергә тырышалар. Касыйм ханлыгындагы ханзадә-солтаннарга карата бу бөтенләй дөрес түгел: киресенчә, рус җиренә килеп утырган бу татар ханнарына Мәскәүнең һәм Рязаньның бөек кенәзләре чыгым ясагы («выход») түләргә тиеш булганнар. Шундый ук ясакны алар Сарай белән Казанга, ә соңрак Әстерханга һәм Бакчасарайга түләгәннәр. Рязань кенәзләренең Касыйм хөкемдарларына даими рәвештә «иске дәфтәрләр буенча, тәре үбеп ант иткәнчә» ясак түләп торуы хакында Рязаньның Иван һәм Фёдор Васильевич дигән кенәзләре култамга салган 1496 елның 19 августы килешүендә сөйләнә[10]. Рус хөкүмәтенең Касыйм ханнары казнасына ясак түләве Иван III улларының 1504 елның 16 июнь килешүендә[11] һәм Иван III нең васыятьнамәсендә[12] (1504) телгә алына, һәм мондый хәл Иван IV заманында, Русия Казанны яулап, татарларны җиңү тантанасын кичергән вакытта да үз куәтендә кала: кенәз Владимир Андреевич Старицкий 1553 елның 12 мартында Иван IV алдында үзенә йөкләгән бурычлар арасында «Ханзадә шәһәренә чыгым ясагы» н түләү («выход в Царевичев городок») Кырым белән Әстерханга түли торган ясак белән беррәттән искә алына – «бабабыз бөек кенәз Иван үз васыятендә әйткәнчә»[13]. Гадәттә, Мәскәү бөек кенәзләренең һәм патшаларының фәрманнарын берсүзсез үтәүче мескен куштаннар рәвешендә сурәтләнә торган Касыйм ханнарына рус хөкемдарларының ясак түләвенә рус тарихчылары шакката. Вельяминов-Зернов яза: «Баксаң, Ханзадә шәһәренә (Касыйм), анда хакимлек итүче ханзадәгә Мәскәүнең бөек кенәзе чыннан да чыгым ясагы түләгән икән, һәм бу чыгымны, «татарларга тиешле» акчаларны бөек кенәзгә һәм удел кенәзләренә бүлгәндә исәпкә кертә торган булганнар»[14]. Аңлашыла ки, С. М. Соловьёв фараз иткәнчә, «варварларга варварларны каршы кую» максаты белән Василийның хәйләкәр план төзүе, татарларны үзе теләп хезмәткә алуы хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Җиңелгән Василий татарларны татарларга каршы кую турында уйларга җөрьәт тә итә алмаган, һәм рус шәһәрләренә утыртылган татарлар үз милләтләрен оныту хакында уйлап та карамаганнар. Алар контрибуция җыйганнар – бөек кенәзне әсирлектән коткарган өчен җан хакы җыйганнар һәм үз хезмәтләрен үтәгән өчен рус җиреннән керем алганнар – «тукланганнар»; шулай итеп, татарлар ватандашларының күпмедер өлешен асрау хәсрәтен рус халкы иңенә салганнар.

Татарлар Русиягә килеп, җаннары теләгәнчә яши башлыйлар, үзләре урнашкан шәһәрләрдә мәчетләр салалар. Соңрак Төркиягә барган рус илчесе болай әйткән: «Минем хөкемдарым мөселман диненә

10

Собр. гос. гр. и дог. – Т. I. – № 127. – С. 321.

11

Собр. гос. гр. – Т. I. – № 133. – С. 345.

12

Собр. гос. гр. – Т. I. – № 144. – С. 398.

13

Собр. гос. гр. – Т. I. – № 167. – С. 461.

14

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 155.