Название | Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate |
---|---|
Автор произведения | Михаил Худяков |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03896-6 |
Талаш-суешлардан соң казаннар Русиягә һөҗүм башлыйлар. Мөхәммәд Әмин чирүендә казаннардан 40 мең һәм берлектәшләре нугайлардан 20 мең яугир була. Нугайлар Казан ханәшенең туганы – нугай бие җитәкчелегендә Шәрык фиркасенә булышырга киләләр.
Сентябрь аенда Казан чирүе Түбән Новгород янына барып җитә дә, аны тирәләп утырган бистәләрне яндырып, камау эшенә керешә. Ләкин кирмәнне турыдан һөҗүм итеп алырга тырышу уңышсыз төгәлләнә – Түбән Новгород воеводасы әсирлектәге Литва сугышчыларына корал өләшә, алар, мылтыклардан бик оста атып, казаннарның һөҗүмен кире кага. Сугышта нугай бие үтерелә. Казан чирүе кайтырга кузгала.
Рус хөкүмәте 100 меңле гаскәр җыя, ләкин тәртипсезлекләр аркасында гаскәр Муромнан ары китә алмый…
«Алар, – дип яза елъязмачы, – җирләрен түгел, үзләрен ныграк сакладылар, аларны шом чолгап алган иде, куркып калтырадылар, патшага (ягъни ханга) каршы барыр өчен каладан чыгучы табылмады»[61]. Казаннар Ука буйларында бер каршылыксыз хуҗа булып йөриләр.
Сугыш хәрәкәтләре 1506 елның язында янәдән кузгала. Рус гаскәре башына бөек кенәзнең «Жилка» кушаматлы уналты яшьлек энесе – Дмитрий Углицкий куела (хөкемдар үзе Мәскәүдә кала), чынында исә гаскәр белән кенәзләр Ф. И. Бельский
58
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23–24.
59
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23.
60
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23.
61
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 25.