Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков

Читать онлайн.
Название Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate
Автор произведения Михаил Худяков
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03896-6



Скачать книгу

Мөхәммәд Әминнең яше утыздан узган була инде. Мөхәммәд Әмин беренче мәртәбә хакимлек иткән вакытының ачы тәҗрибәсен исендә бик яхшы тоткан.

      Руслар катнашлыгы белән хан алыштыру казаннар күңелендә әйбәт тәэсир калдырмавын уйлап һәм дә янәдән Казаннан куыласы килмичә, ул сәясәтен яңача корырга карар бирә. Ихластан Русия тарафдары булуына да карамастан, халыкның баш күтәрүеннән куркып, ул үзенең тәртибен үзгәртергә мәҗбүр була. 1502 елда һәммәсе дә рус йогынтысының көчәюен көтә, әмма чынбарлык ике хөкүмәтнең дә ялгышканлыгын күрсәтә. Мөхәммәд Әмин бу юлы аларның өметләрен акламый. Хан русларга каршы эш йөртергә карар итә. Аның акылы, хәйләкәрлеге һәм елгырлыгы үз ниятләрен озак вакыт яшереп тотарга һәм илдәге тәртипләрне үзгәртү эшенә җентекләп әзерләнергә мөмкинлек бирә. Ул корган хәйләне Коләхмәд кебек акыллы башлар да сизми кала, аның сугышка әзерләнеп ятуы Казанда яшәгән русларның хәтта башына да килми; Мәскәү хөкүмәте дә бернәрсә дә белми.

      Беренче эш итеп Мөхәммәд Әмин рус партиясенең җитәкчесе булган һәм Казан хөкүмәтенең башында торган Коләхмәдне юк итә… Коләхмәдкә ханның шәхси үче дә була. Ханнар үч ала белә. Нәрсәдәдер гаепләп, аны кулга алалар һәм хөкем итеп җәзага тарталар. Ә бәлки, ул ханның яшерен әмере буенча үтерелгәндер. Тоташ сигез ел буе хакимлек иткән Коләхмәд хөкүмәте шулай бәреп төшерелә.

      Иван III – Казан ханының куркыныч күршесе – бу вакытта инде картаеп, хәлсезләнеп бара. Бу турыда чит илләрдә дә билгеле була, һәм папа Юлий II Иван III нең кызына өйләнгән Литва кенәзе Александрга, әтисе үлгәч кызы католиклыкка күчәр дип өметләнеп, хәтта бүтән диндәге хатын белән яшәргә рөхсәт итә. 1503 елда хатыны вафат булгач, Иван бик бетерешә, еш авырый, дәва эзләп монастырьларга йөри һәм васыятен дә яза. 1505 елда ул инде идарәсенең кырык дүртенче елын башлый, аның фани дөньяда озак тоткарланмасы беркемгә дә сер булмый, һәм Русиянең дошманнары сизелерлек җанлана. Мәскәү тәхетендәге үзгәрешләрдән соң рус сәясәтенең йомшаруы көтелә, чөнки егерме биш яшьлек тәхет варисы әтисендәге кебек күренекле сыйфатларга ия булмый. Килешүләрне бозып, Казан ханлыгын рус кулы астыннан чыгару өчен, гадәттән тыш уңай шартлар туа. Мөхәммәд Әмин үз сәясәтен рус партиясенә каршы якка боруны бик җентекләп әзерли һәм сакланып кына тиздән башланачак сугышка әзерлек эшләрен оештыра.

      1505 елның язында Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр четереклеләнеп китә, ләкин рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминнең ниятләрен аңламый. Сугыш көтмәгәндә башлана, һәм рус хөкүмәте аңа бөтенләй әзер булмый…

      Коләхмәд хөкүмәтен тар-мар иткәннән соң, хан тарафыннан идарә итәргә чакырылган Шәрык фиркасе үзенең бөтен теләкләрен канәгатьләндерерлек ниятен гамәлгә куя. Хөкүмәт чит дәүләткә булган мескен бәйлелектән котылырга, үзара килешүләрне юкка чыгарырга һәм русларга сугыш игълан итәргә тиеш була. Бу сугышның максатын рус әсирләрен кулга төшерүне озак еллар дәвамында ясалма рәвештә туктатып торуга чик кую дип аңларга мөмкин, шуңа күрә сугышны көтмәгәндә күпсанлы әсирләрне