Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов

Читать онлайн.
Название Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы
Автор произведения Хатыйп Миңнегулов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03602-3



Скачать книгу

һәм кайбер башка авторлар өчен яңа әсәрләр иҗат итүдә материал, сюжет чыганагы булып хезмәт итә.) Әднәш Хафиз 1554 елда «Сираҗел-колуб» әсәрен төгәлли. Дини-әхлакый рухтагы бу китап иман ныклыгын, вөҗдан сафлыгын саклауга юнәлтелгән. Атаклы «Идегәй» дастаны да татар ханлыклары төзелү чорында оеша башлый. Казан ханлыгы дәверендә татар әдәбияты, гәрчә Алтын Урда чорындагы кебек үк булмаса да, билгеле бер үсешкә ирешә. Төрле төрләрдә һәм жанрларда әсәрләр иҗат ителә. Нигездә, традицион темалар эшкәртелә. Тормыш юлы Идел-йорт, Кырым, Кече Азия белән бәйләнешле Өмми Кәмал (Исмәгыйль; 1475 елда вафат була) иҗаты тулысы белән суфичылык рухы белән сугарылган. Аның фикеренчә, һәр туган нәрсә үлемгә хөкем ителгән. Бар да вакытлы, фани; адәм баласына гомер үзен теге дөньяга әзерләү өчен бирелгән. «Үлмәстән борын үлеп куй» – бу яшәешнең төп принцибы. Өмми Кәмал иҗатында, нәкъ Ясәвидәге кебек, илаһи мәхәббәт хисләре җырлана. Аның әсәрләре халыкта киң таралыш таба, әдәбиятка билгеле бер йогынты ясый.

      Колшәриф – рухани, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе генә түгел, Казан ханлыгының күренекле шагыйре дә. Аның дини-суфичыл рухлы, сәнгати камил шигырьләре болай да, «Бакырган китабы» дип исемләнгән җыентык аша да укучыларга яхшы мәгълүм. Бу зат илнең иминлеген саклауга зур өлеш кертә, ахыр чиктә үз Ватаны – Казан мәмләкәте белән бер үк вакытта һәлак та була. Шәрифинең (Шәриф Хаҗитархани. Аны кайберәүләр Колшәриф белән дә тиңлиләр) «Зафәрнамәи вилаяти Казан» исемле әдәби-тарихи характердагы язмасы (1550) Казан мәмләкәте, аның бәйсезлек өчен көрәше хакында бай мәгълүмат бирә. Әсәр Явыз Иван баскынчыларына каршы нәфрәт рухы белән сугарылган. Бу язмада Казан шәһәре турында тирән мәгънәле шигъри юллар да урнаштырылган.

      Мөхәммәдьяр Мәхмүд Хаҗи углы (1497–1549) – Казан ханлыгы чорының иң күренекле шагыйре. Аның хәзергәчә ике поэмасы («Төхфәи мәрдан», 1540; «Нуры содур», 1542) һәм «Нәсыйхәт» исемле символик эчтәлекле шигыре билгеле [6]. Алар әхлакый-иҗтимагый характерда. Поэмалары тартмалы композицион жанрда, ягъни чагыштырмача мөстәкыйль хикәят-сюжетлар, композицион берәмлекләр тупланмасыннан гыйбарәт. Автор шигъри юллар ярдәмендә инсаннарны пакьләргә, гөнаһларыннан арындырырга, җәмгыятьтә чын инсани мөнәсәбәтләр корырга омтыла. Урта гасырның күп кенә башка әдипләре кебек, Мөхәммәдьяр да шигъри сүзнең көч-кодрәтенә ышана, аңа зур өметләр баглый. Аның фикеренчә, тел – «тылсым ачкычы», адәмнең бөтен гамәле телгә, сүзгә бәйле [6:205–206]. «Сүзләмәкдә сән йөземне ак кыл, – / Сүзләремне ил күңлигә йомшак кыл» [6:41] – бу юллар шагыйрь иҗатының кыйбласы, асыл максаты.

      Совет чорында Идел буе һәм Кырым татарлары, аларның әдәбияты, ничектер, ясалма рәвештә еш кына аерым каралды. Ә бит бу кавемнәр бер-берсе белән бик тә тыгыз бәйләнешле. Алтын Урда чорында алар бер үк дәүләт составында яшиләр, телләре, килеп чыгышлары, сүз сәнгатьләре уртак. Мондый гомумилек татар ханлыклары чорында да дәвам итә. Әмма XVI йөздән, аеруча Казан, Әстерхан ханлыклары бетерелгәч, Кырым мәмләкәтенә Госманлы дәүләтенең йогынтысы