Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов

Читать онлайн.
Название Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы
Автор произведения Хатыйп Миңнегулов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03602-3



Скачать книгу

мәдәни җәһәттән дә зур уңышларга ирешә. Шәһәр тормышы кайнап тора. Бик күп илләр һәм халыклар белән төрле багланышлар урнаша. Аеруча Мисыр белән элемтәләр көчле була. Чөнки анда ике гасырдан артык Идел-йорттан чыккан мәмлүкләр идарә итә, төрки-татар теле киң кулланылышта йөри.

      Алтын Урдага мөнәсәбәтле бай рухи, әдәби мирастан тик бик аз өлеше генә сакланып калган. Аерым ярлыклар, сүзлекләр, эпитафик истәлекләр, фәнни язмалар билгеле. Бу чор язма истәлекләреннән төп урынны әдәби әсәрләр алып тора. Алар кыйсса, хикәят, газәл, касыйдә, дастан, шигъри роман, робагый һәм кайбер башка жанрларда иҗат ителгән. Тезмә, чәчмә, катнаш әсәрләр бар.

      Алтын Урда чоры һәм, гомумән, ислам чоры төрки-татар сүз сәнгатен тиешенчә аңлау һәм бәяләү өчен бик тә мөһим бер күренешне искә алып китү зарури. Билгеле булганча, төрки-татар сүз сәнгате үзенең мең елдан артык яшәү дәверендә үз кысаларында гына яшәми, башка кавемнәрнең рухи байлыклары белән дә мөнәсәбәткә керә. Иң озын-озак багланышлар, әлбәттә, гарәп-фарсы дөньясы белән була. Мәгълүм ки, ислам дине кабул ителгәч, гарәпләр, бераздан фарсылар бик нык алга китә, аларның телләрендә искиткеч бай әдәбият туа. Шунысы мөһим: гарәп, фарсы авторлары, бер яктан, үзләренең борынгы мәдәниятләренә таянсалар, икенче яктан, антик Греция, Рим казанышларын, Һиндстанның рухи кыйммәтләрен мул һәм иҗади үзләштерәләр.

      Дини уртаклык, үзара аралашулар, телләрне белү нәтиҗәсендә, безнең әби-бабаларыбыз гарәп-фарсы рухи казанышларыннан хәбәрдар булалар. Шәрык классик әдәбияты Идел-йортта киң таралыш таба: оригиналда укыла, төрле тәрҗемә-шәрехләр эшләнә, төрки-татар сүз сәнгате үсешенә зур йогынты ясый. Бу Алтын Урда чоры әдәбиятында ачык күренә. Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия» (1310), Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (1358) китапларында гарәп, фарсы телләрендәге материаллар, сюжетлар һәм образлар мул файдаланылган. Котбның «Хөсрәү вә Ширин» романы (1342) Низаминың фарсы телендәге әсәре нигезендә иҗат ителә. Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»е (1391) Сәгъдинең «Гөлестан»ына барып тоташа. Шунысы әһәмиятле: төрки-татар авторлары оригиналга иҗади якын киләләр: өстәмә-төзәтмәләр кертәләр, үз укучыларының ихтыяҗларына аваздаш эш итәләр. Котб, Сәйф Сараи әсәрләре фәндә мөстәкыйль идея-эстетик кыйммәткә ия ядкярләр рәвешендә карала.

      Алтын Урда чоры төрки-татар әдәбиятына идея-тематик байлык, сәнгати камиллек хас. Авторлар кеше тормышының, чынбарлыкның күптөрле мәсьәләләрен гәүдәләндерәләр. Котб, мәсәлән, мәхәббәт темасы аркылы иҗтимагый-социаль проблемаларны яктырта. Аның фикеренчә, олы мәхәббәт хисләренә ия булган хөкемдар гына үзенең җитәкчелек вазифаларын тиешле югарылыкта башкара ала. Роман каһарманнарыннан берсе булган Фәрһад үзенең ташчылык хезмәтеннән тәм һәм ямь таба. «Хөсрәү вә Ширин» әсәре өчен билгеле бер синкретизм да хас. Анда галәм төзелеше, яшәешкә хас диалектик хәрәкәт, җәмгыять хакында кызыклы фикер-күзәтүләр бар. Харәзми иҗатында мәхәббәтнең иң бөек, олы хис булуы җырлана. Лирик герой үз яшәешенең асыл максатын, мәгънәсен